Роберт Кох
Һенрих Һерман Роберт Кох (алман. Heinrich Hermann Robert Koch; 11 декабрь 1843, Клаусталь-Целлерфельд — 27 май 1910, Баден-Баден) — алман микробиологы.
Эпидемиология һәм бактериология нигезләүчеләреннән берсе. Гёттинген университетын тәмамлаган (1866). Берлин университеты профессоры (1885—91). Берлиндагы йогышлы авырулар инсититуты директоры (1891-1904). Төп хезмәтләре йогышлы авыруларны китереп чыгаручы микроорганизмнарны ачыклауга һәм аларга каршы көрәш ысулларын эшкәртүгә карый. Мисыр, Һиндстан, Яңа Гвинея һәм Ява утравына микробиологик экспедициялар оештырган. Түләмә, туберкулез (1882), вабаны (1883) китереп чыгаручы микроорганизмнарны кәшеф иткән. Бактериаль тәдкыйкатьләр алып барган. Дезинфеикция ысулларын тәкъдим иткән. Туберкулин препаратын уйлап тапкан (1890). Нобель премиясе лауреаты (1905).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.britannica.com/biography/Robert-Koch
- ↑ Robert Koch // Тарих һәм фән эшләре кәмитите — 1834.
- ↑ 1 2 Robert Koch // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Robert Koch // Luminous-Lint (ингл.) — 2005.
- ↑ Кох Роберт // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118564064 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.