Родригеш Лилиана

Лилиана Мария Гонсалвеш Родригеш де Гоиш (порт. Liliana Maria Gonçalves Rodrigues de Góis; 13 апрель 1973, Фуншап, Мадейра) — португаль (Мадейра утравынан) сәясәтче, португаль Социалистик фиркасе әгъзасе һәм Португалиядән Европа парламентында депутат.

Һөнәри карьерасы

Лилиана Родригеш Санта-Антониула, Фуншап районында туа. Европа парламентына сайланганга кадәр ул 2011 елдан 2015 елга кадәр «Мадейра идеялары лабораториясе» (порт. Laboratório de Ideias da Madeira) президенты вазифасын били. Сәясәткә ерак һөнәре тормошонда Родригеш Мадейра Университеты профессоры һәм мәгариф өлкәсендә эзләнүче була. Ул 1996 елда Яңа Лиссабон университетын «фәлсәфә» һөнәр буенча тәмамлый һәм Мадейра университетында мәгариф өлкәсендә ике дәрәҗәгә ия була: 2003 елда магистр дәрәҗәсенә, 2008 елда доктор дәрәҗәсенә. Родригеш шулай ук урта уку йортларында фәлсәфә, психология һәм социология укыта. Моннан тыш, ул Бразилияда укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә .

Европа парламентында эшләгән вакытында ул Мадейра белән үзенең бәйләнешләрен саклап калырга ниятләнүен белдерә[1].

Буш вакытында этләрне өйрәтү белән мавыга, Родригеш әйтүенчә, Брюсселдә моның белән шөгыльләнү авыр.

Европа парламенты депутаты

Родригеш беренче тапкыр Европа парламентында 2014 ел сайлаулары сөземтәләре буенча сайлана[2]. Парламентта ул Төбәкләр үсеше буенча комитетта, Хатын-кыз хокуклары һәм гендер тигезлеге буенча комитетта эшли, Көнчыгыш илләре белән элемтә буенча делегациягә һәм Урта диңгез барча Берлегенең Парламент ассамблеясе делегациясына керә[3]. Төрле комитетларда эшләүдән тыш, ул шулай ук — Европа парламентының ЛГБТ хокуклары буенча интертөркем әгъзасы[4].

Сәяси позициясе

Родригеш Португалия хөкүмәте 2015 елда кабул иткән ресурсларны үтә сакчыл керешү буенча чараларына каршы чыгыш ясый.

Искәрмәләр

  1. Group, Global Media Eurodeputados - Liliana Rodrigues, a independente que vem do Funchal. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2021.
  2. "Seeing women as weaker than men is nonsense." Interview with MEP Liliana Rodrigues. blog.unitee.edu (1 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2021.
  3. Liliana RODRIGUES - Página inicial - Deputados - Parlamento Europeu. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2021.
  4. Members 2019 елның 27 март көнендә архивланган. European Parliament Intergroup on LGBTI Rights.