Розалия Солтангәрәева

Розалия Әсфәндияр кызы Солтангәрәева (рус. Розалия Асфандияровна Султангареева; 28 март 1955, Яңа Сәпәш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — галим-фольклорчы, үзе иҗат иткән кобаерларны башкаручы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының (БДПУ) Башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе. Филология фәннәре докторы (2002). Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), Салават Юлаев ордены кавалеры (2005). Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2005 елдан)[1].

Тәрҗемәи хәле

Розалия Солтангәрәева 1955 елның 28 мартында Башкорт АССРның Әлшәй районы, Яңа Сәпәш авылында туа[2].

1978 елда Башкорт дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлый. 1988 елда — кандидатлык, 2002 елда «Башкорт халкының гаилә-көнкүреш йола фольклоры» темасына докторлык диссертациясен яклый.

1982 елдан — Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән, 2007 елдан баш фәнни хезмәткәр булып эшли, башкорт йолаларын һәм йола фольклорын өйрәнү белән шөгыльләнә.

2022 елның 28 гыйнварыннан М. Акмулла исемендәге БДПУның Башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе вазифасын башкара[3], шулай ук университет карамагындагы чәчәннәр мәктәбен алып бара.

Әхмәт Сөләйманов белән берлектә "Башкорт халык иҗаты"ның («Башҡорт халыҡ ижады», 1995) 2 нче басмасының 1 нче томын басмага әзерли[2].

Хореографик, магик, шаман фольклоры йолаларына багышланган 500 гә якын фәнни хезмәт авторы.

Хәзерге чорда башкортларның хикәячелек сәнгатен яңадан торгызу — аның тарихи казанышы булып тора.

2005 елдан — Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы[3][2].

Гыйльми эшчәнлеге

Йола, хореографик, уен, эпик, дини фольклор; чәчәнлек, традицион мәдәният, ышанулар, мифология, эпос.

Розалия Солтангәрәева халыкның авыз-шигъри иҗаты әсәрләрен башкара; башкорт мәдәнияте эшлеклеләре М. Акмулла, Ә. З. Вәлиди, З. Биишева, И. Дилмөхәммәтов, Р. Гарипов истәлегенә, шулай ук Башкортстанның үткән тарихы темасына багышланган кобаерлар, халык стилендәге мәдхия-шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә һәм импровизацияли.

Солтангәрәева шулай ук башкорт халык чигүенең семантикасын һәм символикасын өйрәнә. Аның 2026 елда тәкъдим ителгән тикшеренүләрендә күрсәтелгәнчә, орнаментлар семантикасының нигезләре мифологиягә барып тоташа һәм ул космогоник мифлар, уңдырышлылык һәм табигать культлары белән бәйле, бизәкләр әйбернең ритуаль яки көнкүреш билгеләнешенә катгый туры килә[4].

Кайбер хезмәтләре

  • Султангареева Р. А. Башкирский свадебно-обрядовый фольклор / УНЦ РАН. — Уфа, 1994. — 191 с.
  • Султангареева Р. А. Башҡорт халыҡ бейеүе. — Өфө, 2009. — 130 с. (в соавт. с Г. В. Баймырзиной).
  • Солтангәрәева Р. Ә. Башҡорт халыҡ ижады. Йола фольклоры. — Төҙ., инеш һүҙ һәм аңл. авт-ры Ә. Сөләймәнов, Р. Солтангәрәева. — Өфө, 1995. — 475-се бит.
  • Султангареева Р. А. Башҡорт халыҡ йола уйындары. (Баш һүҙ авт.) ; Башкирские народные обрядовые игры (в соавт. с А. М. Сулеймановым). — Уфа, 1997.
  • Султангареева Р. А. Семейно-бытовой обрядовый фольклор башкирского народа. — Уфа: Гилем, 1998. — 243 с.
  • Солтангәрәева Р. Ә. Хәтер көйө. Автор үҙе яҙып алған башҡорт халыҡ йырҙары. Өс аудиокассета менән. (Мелодии памяти народа…). — Өфө, 2003. — 78 б.
  • Султангареева Розалия Асфандияровна: Биобиблиографический указатель. — Уфа: Гилем, 2005. — 56 с.
  • Султангареева Р. А. Жизнь человека в обряде: фольклорно-этнографическое исследование башкирских семейных обрядов. — Уфа: Гилем, 2005. — 344 с.
  • Султангареева Р. А. Башкирский народный курэш. — Уфа: Китап, 2009. — 144 с.
  • Ғәйнә башҡорттары фольклоры / Авт.-төҙ. Р. Ә. Солтангәрәева, төҙ. Ф. Ф. Ғайсина; Баш һүҙ авт. Р. Ә. Солтангәрәева. — Өфө: БР ФА, «Ғилем» нәшриәте, 2012. — 172 б.
  • Султангареева Р. А. Танцевальный фольклор башкир. — Уфа: Гилем, Башк. энцикл., 2013. — 128 с.
  • Султангареева Р. А. Йола — система и нормы жизневедения башкир / Р. А. Султангареева. — Уфа: Китап, 2015. — 216 с.
  • Султангареева Р. А. Школа башкирского сказительства (Башҡорт сәсән мәктәбе). — Уфа, 2012. — 282 с.
  • Султангареева Р. А. Башкирский фольклор: семантика, функции и традиции. Т. 1. Миф. Обряд. Танец. Сказительство. Шаманский, религиозный, музыкальный фольклор.
  • Современные традиции. — Уфа: Башк. Энцикл., 2018. — 520 с.
  • Султангареева Р. А. Башкирское народное творчество. Обрядовый фольклор. Т. 12. / Сост., вступ. ст. и коммент. Р. А. Султангареева, А. М. Сулейманов. — Уфа: Китап, 2010. — 556 с.

Бүләкләре, мактуалы исемнәре

  • БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989);
  • Мәскәүдәге 12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале дипломанты (1985);
  • Алматыдагы Халыкара акыннар һәм чәчәннәр бәйгесе лауреаты (1996);
  • Смоленск шәһәрендәге Бөтенроссия халык җырларын башкаручылар бәйгесе лауреаты (1991);
  • Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика халык җыры башкаручылары бәйгесе лауреаты (1984);
  • Акмулла исемендәге әдәби премия (1991);
  • Халыкара акыннар, җырчылар һәм дастанчылар бәйгесе лауреаты (Алматы, 1997);
  • «Россия тавышлары» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты (Смоленск, 1991);
  • Салават Юлаев ордены кавалеры (2005);
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2016).

Искәрмәләр

  1. ↑ Султангареева Розалия Асфандияровна. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  2. ↑ 1 2 3 Башкирская энциклопедия. Султангареева Розалия Асфандияровна [Тикшерелгән 1 сентябрь 2023]
  3. ↑ 1 2 Султангареева Розалия Асфандияровна. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  4. ↑ Редакционно-издательская деятельность. Сегодня исполняется 70 лет известному ученому-фольклористу Розалии Асфандияровне Султангареевой - Республиканский центр народного творчества Республики Башкортостан [неопр.]. rcntrb.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.

Әдәбият

  • Рахимкулова А. В Уфе научное сообщество частвовал известного башкирского фольклориста Розали Султангареев. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 1 декабрь.
  • Галәветдинов И. «Башкорт телен, башкорт халкын кобаердан нурланым!». «Башкортстан» газеты, 2015, 27 март.
  • С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, «Китап», 1999, 219 нчы б.