Әхмәт Сөләйманов
Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләймәнов (рус. Ахме́т Мухаметвале́евич Сулейма́нов; 15 март 1939, Нәби, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 21 ноябрь 2016, Уфа) — совет һәм Россия галим-фольклорчысы, филология фәннәре докторы (1991), профессор (1995). Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995), Башкортстан Республикасы һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе (2002—2006).
Тормыш юлы
1939 елның 15 мартында Башкортстан АССРның Нәби авылында туган.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1967 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1967—1972 елларда Нәби сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли.
1972 елдан — Башкорт дәүләт университетында башкорт теле һәм фольклоры укытучысы.
1991 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында докторлык диссертациясен яклый.
1991—2002 елларда РФА Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында фольклор һәм сәнгать бүлеге мөдире булып тора[1].
2002—2006 елларда — Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе.
2006 елдан гомеренең ахырына кадәр Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында профессор булып эшли[2].
Фәнни эшчәнлеге
18 томлык «Башкорт халык иҗаты» («Башҡорт халыҡ ижады») җыентыгын әзерләүдә һәм нәшер итүдә катнаша, моның өчен 1987 елда, башка автор-төзүчеләр белән берлектә, аңа Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Әлеге хезмәтнең рус телендәге басмасын әзерләгәндә Әхмәт Мөхәммәтвәли улы өч томның төзүчесе булып чыгыш ясый.
400 фәнни хезмәт, шул исәптән 30 монография, Башкортстанның мәктәпләре һәм югары уку йортлары өчен 40 тан артык уку һәм уку-методик әсбаплар авторы.
Фәнни хезмәтләре
- Башҡорт халыҡ ижады. Әкиәттәр. 4-се китап. / Төҙөүсе, инеш мәҡәлә авторы Ә. М. Сөләймәнов, аңлатмалар биреүсе Л. Г. Бараг менән Ә. М. Сөләймәнов. Яуаплы редакторы С. Ә. Галин. Өфө, 1981. 398 б.
- Башҡорт халыҡ ижады. Әкиәттәр. 5-се китап. / Төҙөүсе, инеш мәҡәлә яҙыусы Ә. М. Сөләймәнов, аңлатмалар биреүсе Л. Г. Бараг менән Ә. М. Сөләймәнов. Яуаплы редакторы Н. Т. Зарипов. Өфө, 1983. 390 б.
- Башҡорт халыҡ ижады. Совет осоро. Әкиәттәр, риүәйәттәр, хәтирәләр, сәсәндәр ижады / Төҙөүселәре, инеш мәҡәлә яҙыусы, аңлатмалар биреүсе Н. Т. Зарипов менән Ә. М. Сөләймәнов. Яуаплы редакторы Ғ. Б. Хөсәйенов. Өфө, 1982. 422 б.
- Башҡорт халыҡ ижады. Көләмәстәр. / Төҙөүсе, инеш мәҡәлә яҙыусы, аңлатмалар биреүсе Ә. М. Сөләймәнов. Өфө, 1985. 381 б.
- Башкирские народные бытовые сказки: сюжетный репертуар и поэтика. Уфа, 1994.
- Тормош-көнкүреш әкиәттәре: Жанр уҙенсәлектәре. Өфө, 1990.
- Башкирские бытовые народные сказки: Сюжетный состав и поэтика. 1994.
- В сказках — истина, 1997.
- Сказка и действительность, 1997.
- Әкиәттә хәҡиҡәт: Башҡорт көнкүреш әкиәттәренең жанр составы, сюжет төрлөлөгө. тормош ерлеге. — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1997. — 400 б.
- Башкирское народное творчество, 2000.
- Мөғжизә инештәре: Ижади портреттар. — Өфө: Китап, 2001. — 250 б.
- Истоки чуда, 2001.
- Памятлив тот, кто ценит счет, 2002.
- Башкирская народная новелла,2004.
- Бала-сағаның уйын фольклоры. — Өфө: Китап, 2007.- 344 б.
- Беҙҙең илдең йәме: Эссе. — Өфө Башҡортостан Республикаһы ММ РУҒМҮ, 2007. − 80 б.
- Башҡорт халыҡ ижады. 11-се том. Новеллистик әкиәттәр / Төҙөүсе, инеш мәҡәлә һәм комментарийҙар авторы Ә. М. Сөләймәнов. Яуаплы редакторы С. Ә. Галин. Өфө: Китап, 2008. 566 б.
- Башҡорт балаларының ҡарһүҙе (әкиәттәр). — Өфө:Китап, 2008. — 244 б.
- Башкирский фольклор: методическое руководство по сбору образцов народного творчества. Уфа: Вагант, 2008. — 140 с.
- Ауыҙ-тел фольклоры әҫәрҙәрен тикшереү юлдары. — Өфө:Китап, 2014. — 216 б.
- Ҡобайырым — нәсихәт: ирекле тәржемәләр, ҡобайырҙар. -Өфө: Башҡортостан энциклопедияһы, 2014. — 240 б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991);
- Россиянең атказанган фән эшлеклесе (2006);
- Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997);
- Башкортстан мәгариф отличнигы (1999);
- Салават Юлаев премиясе (1987);
- Җәлил Киекбаев премиясе (2004);
- Мифтахетдин Акмулла премиясе (2009);
- Салават Юлаев ордены (2014);
- Бөрҗән районының мактаулы гражданины.
Исемен мәңгеләштерү
2018 елның 28 июнендә Бөрҗән районының Иске Сөбханкол авылында Әхмәт Сөләймәнов музее ачыла[3].
Галимнең юбилее хөрмәтенә фәнни конференцияләр үткәрелә. Аерым алганда, 2024 елның июнендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында аның тууына 85 ел тулуга багышланган III Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла[4].
Гаиләсе
Балалары: улы — Җәлил, Башкортстан Республикасының (2011) һәм Россия Федерациясенең (2023) атказанган рәссамы; кызы — Ләйсән Итколова, фәлсәфә һәм культурология кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы, УУНиТ профессоры, фәннәр кандидаты[5]; кызы — Нәркәс Хөббетдинова, РФА Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты әдәбият белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы[6].
Хатыны вафат булганнан соң, 1991 елда Ә. Сөләймәнов Фәния Хәлитовага өйләнә.
Искәрмәләр
- ↑ Отдел фольклористики ИИЯЛ УНЦ РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2013. Архивировано 21 октябрь 2013 года.
- ↑ 1 2 На 78-м году жизни в Уфе скончался выдающийся учёный, известный фольклорист, общественный деятель Ахмет Сулейманов. Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
- ↑ 28 июня 2018 г. в районном центре Бурзянского района в селе Старосубхангулово состоялось открытие музея нашего отца Ахмета Сулейманова (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
- ↑ В БГПУ им. М. Акмуллы почтят память профессора Ахмета Сулейманова. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
- ↑ Преподаватели кафедры философии и культурологии. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Руководство и сотрудники. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.