Җәлил Сөләймәнов
Җәлил Әхмәт улы Сөләймәнов (рус. Джалиль Ахметович Сулейманов; 16 март 1968, Нәби, Бөрҗән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Совет һәм Россия рәссамы, Башкортстан Республикасының (2011) һәм Россия Федерациясенең (2023) атказанган рәссамы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1996 елдан).
Тормыш юлы
1968 елның 16 мартында БАССРның Бөрҗән районы Нәби авылында галим Әхмәт Сөләймәнов гаиләсендә туган.
1987—1989 елларда Иран чиге буенда СССР КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә[1]. Армиядән соң Башкорт дәүләт педагогика институтының рабфагына укырга керә[2].
1995 елда Уфа сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетын, 1999 елда — Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы Россия сәнгать академиясенең аспирантурасын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1995 елда К. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында укытучы булып башлый, шул ук елдан — «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы.
2002 елдан Уфа сәнгать училищесында сынлы сәнгать, рәсем, композиция укытучысы булып эшли. 2009—2013 елларда әлеге уку йортының сәнгать бүлеге мөдире була.
2005 елдан — БР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары. 2016 елдан — балалар һәм олылар өчен «Акварелька» сәнгать студиясе җитәкчесе[2].
2023 елда «Россия Федерациясенең атказанган рәссамы» исеме бирелә[3].
2025 елда «Җир хәтере. Урал көче» сынлы сәнгать әсәрләре сериясе өчен (Әмир Мәҗитов белән берлектә) Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була[4].
Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Магнитогорск картиналар галереясында, Яр Чаллы шәһәренең картиналар галереясында, БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының «Урал» халык сәнгате галереясында (Уфа), шулай ук АКШ, Австралия, Бөекбритания, Франция, Сербиядәге шәхси коллекцияләрдә саклана[2].
Әсәрләре
«Аю һәм Үгез», «Яз. Яңгыр», «Буш бишек» (1996), «Чыңгызхан», «Рәссам», «Чәчән», «Зәңгәр», «Токым», «Фәрештә». «Кыз һәм Ай». «Ай. Хатын-кыз» сериясе (2007—2009), «Карагач». «Кыз» (2010).
Күргәзмәләре
Җәлил Сөләймәнов — 1991 елдан республика, төбәк, төбәкара, бөтенроссия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашучы[5].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе (2025);
- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2023)[7];
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2011);
- Шәйехзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе (1998).
Искәрмәләр
- ↑ «Вести» пообщались с художником, который при создании картин вдохновляется башкирскими лошадьми. gtrkrb.ru (18 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Художник Джалиль Сулейманов. Портал «Любимые художники Башкирии» (1 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Лейла Аралбаева. Владимир Путин подписал указ о награждении госнаградами РФ целого ряда жителей Башкирии. ИА «Башинформ» (19 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Лейла Аралбаева. В Башкирии стали известны лауреаты премии имени Салавата Юлаева за 2025 год. ИА «Башинформ» (9 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ РО ВТОО «Союз художников России» Республики Башкортостан. shrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Айдар Хусаинов. Предел беспредельного мира. Журнал «Уфа» (2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 18.09.2023 № 684. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.