Фәния Сөләйманова
Фәния Байгилде кызы Сөләйманова (Хәлитова) (18 февраль 1939, Сыртлан, Йомагуҗа районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР — 29 июнь 2026, Уфа) — совет җырчысы, радиожурналист. 1983 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Башкортстан Республикасының халык артисты (1994). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1996).
Тормыш юлы
Фәния Байгилде кызы Сөләйманова (Хәлитова) 1939 елның 18 февралендә Йомагуҗа (хәзерге Мәләвез) районы Сыртлан авылында туган.
1958 елда Йомагуҗа мәктәбен белем тәмамлый. Шушы ук елда районнар буйлап талантылы яшьләрне җыеп йөргән музыка белгече Н. А. Болотов яшь кызны Мәскәү консерваториясенә укырга чакыра. Әмма бу чакыру тормышка ашмый кала, һәм аны укулар башланган булса да Уфа сәнгать училищесына телеграмма белән чакыртып алалар. А. Х. Чемборисова классында укый һәм сәнгать училищесын 1962 елда тщмамлый. Аннары Башкорт дәүләт филармониясенә солист-вокалист булып эшкә урнаша. 1970 елда Уфа йорт төзү-фанера комбинаты клубының музыка мәктәбендә эшли.
1971 елдан «Башкортстан» теле-радио компаниясендә мөхәррир, 1977 елдан өлкән мөхәррир, ә 1990-2004 елларда комментатор булып эшли. Юлдаш, Ашказар радиоларында кулланылган элекке язмалар — Фәния Сөләйманованың бөртекләп җыйган хезмәт җимешләре.
Музыкаль мөхәррирнең эше, — дип билгели Фәния Байгилде кызы, — тапшырулар әзерләүдән генә тормый. Аның күләгәдә калган төп эше — ул фонд җыю. Үзе мөхәррир булып эшләгән елларда Бөтен Союз радиосыннан ике тапкыр (1978, 1987 елларда) бригада чакыртып, музыка фондын булдыруга керештем».
Үзе эшләгән чорда Фәния Байгилде кызы яңадан-яңа радио тапшырулар оештыра, аларның күбесе музыка, җыр белән бәйле була. Аның тырышлыгы белән «Илһам», «Җыр белән канатланып», «Халык моңы — халык күңеленә» һәм башка тапшырулар булдырыла. Мондый тапшыруларга билгеле артистлар, композиторлардан тыш, моң яраткан гади авыл кешеләре дә чакырыла.
Радиода эшләү белән беррәттән, Ф. Б. Сөләймәнова концертларда да чыгыш ясый. Ул башкарган «Таштугай», «Сәлимәкәй», «Ашказар», «Зөлхиҗә» һәм башка халык җырларын тамашачылар җылы кабул итә.
2026 елның 29 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була[1].
Тапшырулары
- Илһам
- Җыр белән канатланып
- Музыка дөньясы
- Тере хәтер
- Сездә нинди хәлләр бар?
- Халык моңын — халык күңеленә
Гаиләсе
- улы: Хәлилов Айрат Шамил улы (1963)
- җәмәгате: Сөләймәнов Әхмәт Мөхәммәтвәли улы (1939 -2016)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1994)
- Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1996)
Сылтамалар
- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни ветеран радио, журналист и певица Фания Халитова (рус.). ИА. "Башинформ" (29 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.