Йомагуҗа районы
<table class="infobox infobox-Не указана строка для хеширования. " style="width:300px;font-size:12px;" >
Ил Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Статус Район Җөмһүрият Башкортстан АССР Административ үзәк Йомагуҗа Нигезләү датасы 1935 елның 3 феврале Юкка чыгару датасы 1963 елның 1 феврале Халык саны (1939) 28 661 кеше
Йомагуҗа районы (рус. Юмагузинский район, баш. Йомағужа районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1935—1963 елларда гамәлдә торган.
Җәгърафик урнашу
Район АССРның көньяк өлешендә урнашкан; төньякта Мәләвез районы белән, төньяк-көнчыгышта — Бөрҗән районы белән, көньяк-көнчыгышта — Күгәрчен районы белән, көньяк-көнбатышта Ырынбур өлкәсе, көнбатышта — Куергазы районы белән чиктәш булган.
Тарих
Йомагуҗа районы 1935 елның 3 февралендә Мәләвез һәм Морак районнарны бүлү нәтиҗәсендә булдырылган.
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Стәрлетамак өлкәсенә кергән булган.
1963 елның 1 февралендә район бетерелә, җирләре Мәләвез районы составына, 1965 елда — Күгәрчен районы составына кертелгәннәр.
Административ бүленеш
Район составына 16 авыл шурасына бүленгән (1940): Әбит, Әлмәс, Аптрак, Биккүз, Волостновка, Воскресенское, Гавриловка, Ибрай, Калдар, Никәс, Подгорное, Сарыш, Сыртлан, Теләвембәт, Йомагуҗа, Ялчы.[1]
Халык
1939 елда Йомагуҗа районы халкы 28 661 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 603 кеше.[2] Милли состав (1939): урыслар — 10 595 кеше (37,0%), башкортлар — 10 011 кеше (34,9%), татарлар — 3 718 кеше (13,0%), мордва — 1 868 кеше (6,5%), украиннар — 1 490 кеше (5,2%), чуашлар — 767 кеше (2,7%).[3]