Роза Салихова (1948)

Роза Гавис кызы Салихова (рус. Роза Гависовна Салихова; 11 октябрь 1948, Усы, Актаныш районы) — совет һәм Россия театр актрисасы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (1992), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997), Татарстан Республикасының халык артисты (1998)[1].

Тормыш юлы

Роза Гавис кызы Салихова 1948 елның 20 сентябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Усы авылында туган[2][3][4].

1969 елда Әлмәт музыка училищесы студенты буларак, музыкаль-драматик спектакльләрдә яшь каһарманнар рольләрен башкарырга Әлмәт татар дәүләт драма театрына чакырыла[4][2].

2003 елда Мәдәният һәм сәнгать тармагының сектор структурасы белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Драма театры актёры осталыгы» бүлеген тәмамлый[3][2].

2023 елның 11 октябрендә актриса үзенең 75 яшьлек юбилеен туган ягында — Актанышта билгеләп үтә[4].

Иҗаты

Актриса театрда 1969 елдан бирле эшли[2].

Башкарган рольләре

Чыганаклар: [1][2].

  • Гөлчәчәк — «Эх, Уфа кызлары!» (И. Абдуллин);
  • Шәмсекамәр — «Шәмсекамәр» (М. Әблиев);
  • Мирандолина — «Трактирчы хатын» (К. Гольдони);
  • Наилә — «Без унике кыз идек» (А. Гыйләҗев);
  • Галия — «Аннаның хатасы» (К. Финн);
  • Гөлия — «Өченче бүлмәдә эт яши» (Р. Миңгалим);
  • Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин);
  • Роза — «Тозлы бал» (Ф. Садриев);
  • Майшәкәр — «Сәхнә артында гауга» (Аманулла);
  • Тәңкәбикә — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим);
  • Катерина — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш);
  • Сания — «Хуш, бәхил бул, мәхәббәтем…» (З. Хәким);
  • Мөршидә — «Көзге романс» (З. Хәким);
  • Мөнирә — «Сандугачым-тургаем…» (Г. Исхаков);
  • Фатыйма — «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф. Бүләков);
  • Хәбирә — «Сөяркә» (Т. Миңнуллин);
  • Дахирә — «Минем кайнанам» (Г. Хугаев);
  • Туганым — «Банкрот» (Г. Камал);
  • Наилә — «Сәер кеше» (Д. Салихов);
  • Разия — «Исәнмесез» (Т. Миңнуллин);
  • Рәүзә — «Шулай башладылар…» (Т. Миңнуллин);
  • Хәйрия — «Бу юмарт хатын-кызлар» (Т. Жужаноглу);
  • Таисия Петровна — «Эльза җире» (Я. Пулинович);
  • Әби — «Кәкреләр корольлеге» (А. Фарятьев, А. Федоров);
  • Зәйнәп апа — «Булдыра алсаң, гафу ит» (Р. Габделхакова);
  • Мәрьям — «Син шулай ярата беләсең» (Л. Әминова);
  • Рәйханәнең әнисе — «Яшьлек йортым» (Р. Сабыр) һәм башкалар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Салихова Роза Гависовна (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 Салихова Роза Гависовна (рус.). Альметьевский татарский государственный драматический театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
  3. 1 2 3 4 5 Роза Салихова — биография (рус.). Kino-театр.ру (28 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
  4. 1 2 3 Актриса театра Роза Салихова отмечает 75-летие (рус.). tatarlar.info (11 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь / отв. ред. Г. Исхаков. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты, 2000. — 703 б., илл. — ISBN 0-9530650-3-0.

Сылтамалар