Роза Җиһаншина

Роза Мөхәммәтулла кызы Җиһаншина (27 октябрь 1930, Уразметьево[d], Пермь крае — 16 сентябрь 2014) — СССР татар театр актрисасы[1]. Татарстан АССРның атказанган артисты[2].

Тәрҗемәи хәле

Роза Мөхәммәтулла кызы Җиһаншина 1930 елның 27 октябрендә Пермь өлкәсенең Октябрьский районы Уразмәт авылында укытучы гаиләсендә туа[1].

1947 елда Казан театр училищесына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлый[1]. Уку йортын тәмамлаганнан соң, Минзәлә татар дәүләт драма театры труппасына кабул ителә[1][3].

1978 елда театрның партия комитеты секретаре вазифасын били. Шул ук елның мартында Юныс Әминовның «Алыштыргысыз хатын» дигән яңа комедиясе буенча фикер алышуда катнаша[4].

2014 елның 16 сентябрендә вафат була[1].

Театр эшчәнлеге

Роза Җиһаншина татар, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара. Аның башкарган рольләре арасында[1]:

  • Аннушка — Александр Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»;
  • Малай — Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»;
  • Аннуш — Николай Арбанның «Кара бүре»;
  • Зорька — Бранислав Нушичның «Гади кеше» («Обыкновенный человек»);
  • Сара — Әхәт Гаффарның «Язлар моңы»;
  • Хәерниса — Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан АССРның атказанган артисты[1][2].

Исемен мәңгеләштерү

А. А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее проекты каталогына Роза Җиһаншинаның ак калфагы кертелгән. Баш киеме 1972 елда Минзәлә шәһәрендә бәрхеттән тегелгән һәм мәрҗән чигү белән бизәлгән[5].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Актриса Роза Җиһаншинаның тууына 90 ел. Журнал «Безнең мирас». АО «Татмедиа» (27 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 Аскарова Лилия Раисовна. История становления Мензелинского театра. — Научный Татарстан. — 2020. — С. 38—41.
  3. ↑ История Мензелинского государственного татарского драматического театра имени Сабира Амутбаева (рус.). Мензелинский государственный татарский драматический театр имени Сабира Амутбаева. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  4. ↑ Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары. Журнал «Казан утлары» (1978). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  5. ↑ Калфак белый (женский головной убор). Принадлежал Розе Зиганшиной, заслуженной артистке ТАССР (рус.). Театральные архивы России и русского зарубежья. Государственный центральный театральный музей имени А. А. Бахрушина. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.

Әдәбият