Роман Копин
Роман Валентинович Копин (1974 елның 5 марты, Кострома, ССРБ) — Россия сәясәтчесе. 2008 елның 13 июленнән Чукотка автономияле округы губернаторы (2008 елның 3 июленнән 13 июленә кадәр һәм 23 июльдән 24 сентябрьгә кадәр Чукотка автономияле округы губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы). «Бердәм Россия» фиркасе югары советы әгъзасе[1].
Тәрҗемәи хәле
Роман Копин 1974 елның 5 мартында Костромада туа. Кострома шәһәренең 34 нче лицеен тәмамлый. 1994 елда Түбән Новгород өлкә яшьләр инициативалары үзәге директоры урынбасары булып эшли. 1995 елдан башлап Кострома таможнясының юридик бүлек инспекторы, соңрак таможня кагыйдәләрен бозу турындагы эшләрне үтәү төркеме җитәкчесе, алга таба «СБС-агро» АКБның Кострома региональ филиалында эшли. 1996 елда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Сәяси эшчәнлек
1999 елда Чукотка автономияле округы Губернаторы киңәшчесе итеп билгеләнә. 2001 елда Чаун районы башлыгы, ә 2003 елда Чукотка автономияле округы Билибино районы башлыгы итеп сайлана.
2008 елның апрелендә Чукотка автономияле округы губернаторы урынбасары. Чукотка автономияле округының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы сәясәте департаментын (сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, ягулык-энергетика комплексы, төзелеш, архитектура, ТКХ, Дәүләт техник күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы, ветеринария, сәүдә, азык-төлек һәм балыкчылык, әйләнә-тирә табигатьне саклау) җитәкли.
2008 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясен тәмамлый.
2008 елның 3 июлендә Чукотка автономияле округы Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.
2008 елның 11 июлендә Россия Президенты Чукотка автономияле округы Думасына регион губернаторы вәкаләтләрен бирү өчен Копин кандидатурасын тәкъдим итә. 13 июльдә округ парламенты депутатлары Президент керткән кандидатураны бертавыштан раслыйлар. 2008 елның 24 июлендә Роман Копин Чукотка Губернаторы вазифасын үтәүгә керешә[2].
2008 елның 1 декабреннән 25 маена кадәр һәм 2012 елның 4 гыйнварыннан 28 июленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[3][4][5][6].
2013 елның 8 сентябрендә Чукотка автономияле округы губернаторы итеп сайлана. 24 сентябрьдә ант итә һәм рәсми рәвештә үз вазыйфасына керешә.
«Бердәм Россия» Чукотка бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасе.
Россия Федерациясе Президенты указы белән «Почёт ордены» белән бүләкләнә.
Гаилә
Өйләнгән, улы Михаил һәм кызы Арина[7].
Бүләкләр
- Почёт ордены;
- «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы, 2019)[8].
Искәрмәләр
- ↑ Бюро Высшего совета Партии. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2013. Архивировано из оригинала 27 ноябрь 2013 года.
- ↑ Р. Копин вступил в должность губернатора Чукотки. 24.07.2008 РБК. Архивировано из оригинала 23 июнь 2015 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 01.12.2008 г. № 728-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 25.05.2009 г. № 326-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 04.01.2012 г. № 6-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2020. Архивировано 12 сентябрь 2021 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.07.2012 г. № 343-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
- ↑ Иван Голунов. Высокопоставленные наследники – 2 (рус.). Slon.ru (13 гыйнвар 2011). Архивировано 1 апрель 2016 года.
- ↑ Глава российского военного ведомства вручил награды за взаимодействие с Минобороны / [[mil.ru]], 22 ноября 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2019. Архивировано 23 ноябрь 2019 года.
Сылтамалар
- Роман Копин рәсми сайты
- Хакимият сайтында биографиясе 2013 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- Копин, Роман — Лентапедиядә мәкалә. 2012 ел.