Рональд Рейган
Ро́нальд Ре́йган (ингл. Ronald Wilson Reagan; 1911 елның 6 феврале — 2004 елның 5 июне) — АКШ сәясәтчесе, 40-нчы АКШ президенты (1981—1989 еллар), Республикан фиркасе әгъзасы. Калифорния штатының 33-нче губернаторы (1967—1975).
Рональд Рейган АКШ-ның иң популяр президентларыннан санала[6].
1930 елларда Лос-Анджелескә килеп, актерлык карьерасын башлый. Соңрак General Electric ширкәтендә сәяси эшчәнлегенә керешә. Башта АКШ-ның Демократик фиркасендә әгъза булса, 1962 елда исә Республикан фиркасенә керә. 1966 һәм 1970 елларда Калифорния штаты губернаторы сайлауларында җиңү яулый.
1968 һәм 1976 елларда АКШ президенты вазифасына намзәтлек кыла, ләкин фирка эчендә сайлауларда җиңелә. 1980 елда рәсми төстә Республикан фиркасеннән президентлыкка кандидат була. Сайлауларда ул җиңә. 1981 елда аның гомеренә уңышсыз һөҗүм ясала. Байтак сәяси һәм икътисади реформалар инициаторы була.
1985 елда кабат сайланганда Американың 49 штаты аны хуплап тавыш бирә[7]. Икенче срокта, беренчедән аермалы буларак, ССРБ белән уртак тел табуга омтыла. Рональд Рейган берничә мәртәбә Советлар Берлегендә була һәм дистәләрчә тапкыр Михаил Горбачев белән очраша.
1994 елда аның Альцһеймер чире белән авырганы билгеле булгач, Рейган халык алдына бик чыкмый башлады. Әлеге авырудан ул 2004 елда вафат булды [8].
Фотосурәтләр
Рональд һәм Нэнси Рейган, 1990-нчы еллар башы
Искәрмәләр
- ↑ Ronald Reagan // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Ronald Reagan // filmportal.de — 2005.
- ↑ https://www.cnn.com/2004/ALLPOLITICS/06/05/reagan.health/index.html
- ↑ 1 2 3 4 https://www.reaganlibrary.gov/reagans/ronald-reagan/ronald-reagans-family
- ↑ Lundy D. R. Ronald Wilson Reagan // The Peerage (ингл.)
- ↑ Обаманың беренче елы: өметләр кими бара
- ↑ АКШта Рональд Рейган тууына 100 ел тулу искә алына
- ↑ Телләр өйрәнегез, алма ашагыз!
Сылтамалар
- Ак йорт сайтында биографиясе [ингл.]
- Сайланган хәбәрләр һәм әңгәмәләр [ингл.]
- 6 февраль көнне туганнар
- 1911 елда туганнар
- 5 июнь көнне вафат булганнар
- 2004 елда вафат булганнар
- Калифорниядә вафатлар
- Президент Азатлык медале белән бүләкләнгәннәр
- Конгрессның Алтын Медале белән бүләкләнгәннәр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- АКШ сәясәтчеләре
- АКШ президентлары
- Калифорния губернаторлары
- АКШ республиканнары
- XX гасыр сәясәтчеләре
- Шәхесләр:Салкын сугыш