Руслан Сәләхетдинов (галим)


Руслан «Русс» Сәләхетдинов (Россия) — татар милләтеннән Канада галиме, Карнеги-Меллон университетының Компьютер фәннәре мәктәбенең машина белән укыту департаменты профессоры. Apple Inc. корпорациясендә ясалма интеллект тикшеренүләре буенча директор. 2000 еллар уртасында ул хезмәттәшләре белән бергә тирән машина белән укытуга яңа алымнар формалаштыра, алар ясалма нейросеть технологияләре өлкәсендә заманча үсеш ала[2].

Тәрҗемәи хәле

undefined

2001 елда Руслан Сәләхетдинов Төньяк Каролина штатында (АКШ) Хай-Пойнт университетында компьютер фәннәре һәм математика бакалавры дәрәҗәсен ала[3].

2003 елда ул Торонто (Канада) университетында магистр дәрәҗәсен ала һәм шунда ук 2010 елда «Глубинное обучение генерирующих моделей» темасына докторлык диссертациясен яклый. Докторлык диссертациясен язганда аның фәнни җитәкчесе Джеффри Хинтон була[4].

2009—2011 елларда ул Массачусетс технологик университетында ясалма интеллектны өйрәнә. 2011—2016 елларда Торонто университетының компьютер һәм статистик фәннәр департаментында эшли. Анда ImageNet компьютер күзе конкурсында ике тапкыр өстенлек алган Джеффри Хинтон командасында катнаша[5].

2016 елның февраленнән Пенсильвания штатындагы Питтсбургта (АКШ) Карнеги — Меллон университетының ясалма интеллектны һәм компьютер фәннәрен өйрәнү департаменты профессоры була[6].

Сәләхетдинов Байесов машина белән укыту программасын эшләве белән таныла[4]. Ул ясалма интеллект, статистик тирән белем бирү, график мөмкинлекле модельләр һәм зур масштаблы оптимальләштерү өлкәсендә эшли[7]. Суммада ул йөздән артык фәнни публикация чыгара, 2009 елдан машина белән белем бирү буенча гына 42 эш бастыра[8]. Соңгы елларда Сәләхетдинов тикшеренүләренең төп темасы — компьютерларга әйләнә-тирә дөньяны кеше кебек, рәсемнәрдәге объектларны яки видеороликлардагы гамәлләрне танып, күрү сәләте бирү була[2].

Грантлар рәвешендәге тикшеренүләр Google, Microsoft, Apple һәм Samsung корпорацияләре тарафыннан финанслана[9].

2016 елның 17 октябреннән ул Apple компаниясенә ясалма интеллект тикшеренүләре буенча департамент директоры буларак кушыла[10]. CIFAR хезмәткәре[11].

Искәрмәләр

  1. Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  2. 1 2 Руслан Салахутдинов стал директором Apple по искусственному интеллекту (рус.). Сайт телепрограммы «Вести» (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2019.
  3. Руслан Салахутдинов будет курировать разработки Apple, связанные с искусственным интеллектом (рус.). Газета «Коммерсантъ» (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2019.
  4. 1 2 When machines learn like humans - KurzweilAI (ингл.). www.kurzweilai.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017.
  5. Команда Джеффри Хинтона победила в конкурсе компьютерного зрения ImageNet с двукратным преимуществом (рус.). Хабр (14 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2019.
  6. Times, Tech Apple Taps Carnegie Mellon AI Expert Ruslan Salakhutdinov: Siri Getting Beefed Up? (ингл.) (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017.
  7. Apple's latest hire could signal a big shift in the company's approach to AI (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017.
  8. Apple hires its first director of AI research (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017.
  9. Apple Hires Carnegie Mellon AI Academic to Push Machine Learning (ингл.) (17 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017.
  10. Apple наняла профессора Карнеги-Меллон Руслана Салахутдинова директором по искусственному интеллекту (рус.). Roem.ru (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2019.
  11. Deep learning: Changing the playing field of artificial intelligence - MaRS (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017. Архивировано из оригинала 17 гыйнвар 2019 года.

Сылтамалар

  • cs.cmu.edu/~rsalakhu/ — Руслан Сәләхетдиновның рәсми сайты [ингл.]