Рута Мейлутите

Рута Мейлутите (литв. Rūta Meilutytė; 19 март 1997 ел, Каунас) — Литва йөзүчесе, олимпия чемпионы (2012)[1] һәм дөнья чемпионы (2013) — 100 метр дистанциягә брасс белән, вице-дөнья чемпионы — 50 м брасс белән (2013), кыска суда дөнья чемпионатының (2012) ике алтын һәм бер көмеш медален яулаучы. 50 һәм 100 метрга ярышларда брасс белән Дөнья рекордын куя. Литва тарихында йөзүдә Олимпия уеннары медален яулаучы бердәнбер спортчы. Бөекбритания[2] да яши һәм эшли.

Тәрҗемәи хәле

Биш яшьтән тренеры Гедрюс Мартиниониста йөзү белән шөгыльләнә башлый[2].

2002 елдан Бөекбритания, Плимут шәһәрендә яши һәм спорттагы юнәлеше буенча шөгыльләнә. Джон Руд җитәкчелегендә күнекмәләр ала.

Җәйге олимпиада уеннары 2012

undefined

Олимпия уеннарында иң яшь спортчылар арасында 15 яшьлек Рута Мейлутите, өч дисциплина катнашып, 2011 елда үсмерләрнең Аурупа җәйге Олимпия фестивале чикләрендә түбәндәге дисциплиналарда җиңү яулый: алдан үтә торган өлештә, 50 һәм 100 метрга ирекле стильдә ярышып, ирекле рәвештә 26 нчы һәм 29 нчы урыннарны яулый, аннары 50 метрлык дистанциядә милли рекорд куя. Алдан үтә торган 100 м брасс белән өлештә спортчы яхшы вакыт күрсәтә, бер милли рекорд куя, ә ярымфиналда Аурупаның яңа рекордын куя: 1.05.21[3]. Ахыр уеннарында Мейлутите җиңү яулый, шулай итеп ул Литвадан беренче булып Олимпия уеннары медален яулаган йөзүче, шулай ук соңгы 16 ел эчендә йөзү буенча иң яшь Олимпия чемпионы.

Гаиләсе

Атасы — Саулюс Мейлутис. Әнисе Ингрида 2001 елда 34 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Фаҗигадән соң бер ел үткәч, атасы Плимутка күченә, анда медицина хезмәткәре булып эшкә урнаша. Ул, кызының йөзүгә таланты булуын тоеп, Рутаны Бөек Британиядагы алдынгы клубларның берсе — Plymouth Leander йөзү клубына бирә.

Рутаның ике өлкән абыйсы бар — Маргирис һәм Миндаугас.

Бүләкләре

  • «Литва алдындагы казанышлары өчен» орденының Зур командор кресты[4][5] (8 августа 2012 года)[4][5]
  • 2012 елда DELFI порталы һәм «Valstybė» журналы оештырган конкурста Ел кешесе булып таныла.[6]

Искәрмәләр