Рәсүл Карабулатов

Рәсүл Рафыйк улы Карабулатов (рус. расуль Рафикович Карабулатов; 18 март 1968, Урта Муйнак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — курайчы, җырчы һәм театр актёры. Шәһәр мәдәни-ял үзәге директоры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2003). Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе (1996) һәм курайчыларның Йомабай Иcәнбаев исемендәге республика бәйгесе лауреаты (1991).

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 18 мартында Башкорт АССРының Җиянчура районы Урта Муйнак авылында туа.

1987 елда Уфа сәнгать училищесының курай сыйныфын, соңрак — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Уку барышында ике ел СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә[1].

1994—1996 елларда Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында эшли.

1998—1999 елларда «Башкортстан» ДТРКның «Таныш булмаган танышлар» һәм «Таныш булмаган танышлар-2» музыкаль телефильмнарында төп рольләрне башкара. «Башкортстан» киностудиясендә нәфис фильмнарда төп рольләрдә уйный: Корамша Янбирдин («Сөмбелнең җиденче җәе», 2002 ел), Мәрәһим («Озын-озак балачак», 2003 ел).

2006 елда Рәсүл Карабулатов Уфа шәһәрендәге "Дуслык Йорты"ның директоры итеп билгеләнә, 2007 елдан — Башкортстан Республикасының «Конгресс-холл» дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры.

2010 елның декабреннән 2014 елның февраленә кадәр Рәсүл Рафыйк улы — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең директоры[2].

2017 елның 10 июленнән Шәһәр мәдәни-ял үзәге директоры[3].

2018 елның 10 ноябрендә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Рәсүл Карабулатовның зур юбилей концерты уза[4].

2020—2023 елларда — Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

2024 елның февралендә Рәсүл Карабулатов махсус хәрби операция зонасындагы башкорт частьлары солдатлары өчен концертлар белән чыгыш ясый[5].

2025 елның 27 августында Уфада Хәрби мәдәният көннәре кысаларында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Рәсүл Карабулатовка Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «За веру и службу Отечеству» медален тапшыра[6].

Иҗади эшчәнлеге

Курайчы-музыкант

Рәсүл Карабулатов — «Каравансарай» төркемен оештыручыларның берсе.

1991 елда Йомабай Иcәнбаевның тууына 100 ел тулуга багышланган республика курайчылар бәйгесендә I урын ала.

Спектакльләрдәге рольләре

Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрында Тәлгать образын (Әнгам Атнабаев, «Мәхәббәт турында җыр»), Салават Юлаев образын (Мостай Кәрим, «Салават») иҗат итә.

Мактаулы исемнәре, башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2003);
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997);
  • Башкортстан Республикасының Шәйхзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе (1996);
  • Курайчыларның Йомабай Иcәнбаев исемендәге республика конкурсы лауреаты (1991);
  • Салават Юлаев ордены (2023);
  • «За веру и службу Отечеству» медале (2025).

Гаиләсе

  • Хатыны — Айгөл, Уфа балалар филармониясенең кадрлар бүлеге белгече[7].
  • Кызы — Гөлнур, җырчы, биюче.
  • Улы — Ильяс, биюче, «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең теле- һәм радиотапшырулар алып баручысы[8].

Искәрмәләр

  1. Карабулатов Расуль Рафикович (рус.). Башкирская государственная филормония. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2025.
  2. Халил Хамзин. Интервью с Карабулатовым Р.Р., директором Башкирской государственной филармонии имени Хусаина Ахметова (рус.). Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2025.
  3. МБУ ГКДЦ - Уфа - Директор Карабулатов Расуль Рафикович (рус.). Муниципальное бюджетное учреждение «Городской культурно-досуговый центр» городского округа город Уфа Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2025.
  4. Өфөлә музыкант, йырсы, актёр Рәсүл Ҡарабулатов юбилей кисәһенә саҡыра. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 1 ноябрь 2018 йыл [Тикшерелгән 9 сентябрь 2025]
  5. Лилия Гайсина. В зоне СВО побывал народный артист республики Расуль Карабулатов (рус.). Асылыкуль (16 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2025.
  6. Рәсүл Ҡарабулатовҡа - РФ Оборона министрлығынан юғары награда! (башк.). Йәшлек гәзите (28 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2025.
  7. Наша команда. удф.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
  8. Ветераны "Радио России Башкортостан" рассказали о преемственности поколений: сюжет "Вестей". gtrkrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.

Cылтамалар