Рәшит Хәкимҗан

Рәшит Айсә улы Хәкимҗан (финча: Räshid Hakimsan; 5 апрель 1934 – 4 сентябрь 1997[1]) — фин хоккейчысы һәм хөкемдар булган[2][3]. Ул 1951 – 1960 елларда фин хоккей лигасында уйнап, дүрт тапкыр Финляндия чемпионатында җиңүче.[4][5]

Карьерасы

Хәкимҗан үзенең бөтен карьерасын Тамперин Ильвес командасына багышлый, анда ул барлыгы 88 матч уйный. Шул елларда аның җыйган баллары 64 + 35 = 99 тәшкил итә, ә штраф 34 минут була. Ул 1952, 1957, 1958 һәм 1960 елларда Финляндия чемпионатында җиңә Һәм хоккейчы карьерасы тәмамлангач, ул халыкара дәрәҗәдә хөкемдар (Судья) була.[6][7][8]

Хәкимҗан дөнья чемпионатының яшүсмерләр (юниорлар) лигасында сигез матч үткәргән. Җирле газетада аны «команданың иң яхшы уенчысы» дип атаганнар. Ул шулай ук барлык тупларны үзе генә кертергә теләүче «эгоист уенчы» буларак та сурәтләнгән.[9][10]

Кечкенә чагында ул сәләтле футболчы һәм баскетболчы буларак та билгеле була.[8]

Гаиләсе

Хәкимҗан фин татары була. Аның әтисе татар артисты/җитәкчесе Гайсә Хәкимҗан. Әнисе Сильвия исемле, ислам кабул иткән фин хатын-кызы. Сеңлесе татар театры актрисасы Алия.[11]

Балалар: Сами һәм Ирина.[12]

Хәкимҗан 63 яшендә велосипедта йөргәндә кинәт йөрәк өянәгеннән үлә.[13]

Галерея

Рәшит Хәкимҗан
Хәкимҗан 1957 елда  
Р. Хәкимҗан. 1950-еллар  
Рәшит Хәкимҗан.
1950-1959 еллар арасында  
1966 елда Финляндиядә СКА матчы. Хәкимҗан фотода уң якта  
Хәкимҗан 1997 елның мартында  
Хәкимҗан (сулда) әтисе Айсә куйган «Галиябану» спектаклендә кунакта. Баш рольдә уйнаган кыз туганы Алия уңда (1949)  
Р. Хәкимҗан  
Балалары Сами һәм Ирина  

Искәрмәләр

  1. Ilves Kausikirja 1997-1998. 
  2. Jääkiekkokirja 2005-2006. 
  3. Huhtamäki, Martti Tsunami Tornion joella (21 сентябрь 2015).
  4. Ilves-Historia - Pelaaja.
  5. Jääkiekkokirja 2005-2006. 
  6. Forss, Risto (1979). Suuri Jääkiekkoteos 1. Scandia-Kirjat Oy. pp. 285. ISBN 951-9466-14-2. 
  7. https://www.ilveshistoria.com/pelaaja/101761/
  8. 1 2 Leinonen, Kimmo (2014). Koulukadun Sankarit, Tampereen jääkiekkoilun historia 1928-1965. APALI. p. 162. ISBN 978-952-5877-38-0.
  9. Raevuori, Honkavaara, Antero, Aarne (1981). Pelimiehiä, tulisieluja - Tampereen Ilves 50 vuotta. Tampere: Ilves ry. p. 151. ISBN 951-99323-7-2.
  10. "Urheilua Olympiavuonna: Suomi johti 2-0, Norja tasoitti nuorten maaottelussa Raumalla". - lehtiartikkeli 1952.
  11. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the roots and history (in english, tatar and finnish). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 179 & 254. ISBN 952-91-6753-9. 
  12. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9
  13. Räshid Hakimsan kuolinilmoitus - lehtiartikkelileike, syyskuu 1997.

Әдәбият

Шулай ук карагыз