Рөстәм Баязитев
Рөстәм Баязитев ( — ) — физик, физика-математика фәннәре докторы (1999), СССР дәүләт премиясе иясе (1988), ТРның атказанган фән эшлеклесе (20??). 1970 елдан РФА КФҮнең Физика-техника институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1999). Хезмәтләре каты җисемнәргә ионнар кертү һәм аларны импульс-нурланыш белән үзгәртүгә карый. Илдус Хәйбуллин һ.б. белән берлектә лазер нурында чыныктыру күренешен ача (1973).[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В