Рөстәм Гайзуллин
Рөстәм Гайзуллин - актер. 1984 елның 16 маенда Казанда туа.
1999 елда Казан театр училищесына укырга керә. 2003-2006 елларда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. 2006 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.
2012 елдан "Болгар" радиосында алып баручы.
Сылтамалар
- Рөстәм Рифкат улы Гайзуллин. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты
- Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән?. Лилия Локманова, Шәһри Казан. 22 август 2020
- Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде”. Эльвира Шакирова. Tatar today, 16.05.2019