Сабантуй (уен)

Сабантуй
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Физик активлык
түбән

Сабантуй — татар балалар уены. Бу уен сабантуй алдыннан уйнала.

Уйнау тәртибе

Бер урам балалары җыелып, өйдән-өйгә кереп, сөрән сугып (бүләк җыеп) йөриләр. Бүләкне уенда катнашучы балалар һәркем үз өеннән кереп ала. Бүләкләр урынына йомырка, кулъяулык, кәнфит-прәннек ише нәрсәләр җыела. Шуннан соң барысы бергә болынга төшеп сабантуй уздыралар. Анда көрәш, бау тартыш, йөгереш, аяк бәйләп йөгереш кебек уеннар уйныйлар. Бу уен тулысынча импровизациягә корылган һәм зурларның сабантуй уздыруына иярү рәвешендә уйнала.

Чыганаклар

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.