Салават Исхаков (1959)

Салават Исхаков (7 сентябрь 1959 ел) — ССРБ һәм Россия тарихчысы; 1995 елдан Россия Фәннәр академиясе Россия тарихы институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Тарих фәннәре докторы (2003).

Россия Фәннәр академиясенең социаль реформалар, хәрәкәтләр һәм революцияләр тарихы буенча гыйльми советының гыйльми секретаре (1995); Тарих фәннәре халыкара комитетының Россия революциясе тарихы буенча халыкара комиссиясе генераль секретаре (2002-2010)[3].

Тәрҗемәи хәле

Салават Мидхәт улы Исхаков 1959 елның 7 сентябрендә Башкорт АССРның Иглин районы Меңҗитәр авылында туган.

1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый («Башкортстан сәнәгате эшчеләренең Октябрь революциясе һәм ватандашлар сугышы чорында икътисади хәле»), 2003 елда — докторлык диссертациясе яклый («Россия мөселманнары һәм революция (1917 елның язы — 1918 елның җәе)»)[3].

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре[3]:

Сайланма хезмәтләре

  • Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. — лето 1918 г.). — М., 2003.
  • Первая русская революция и мусульмане Российской империи. — М., 2007.
  • Отношение российских мусульман к Первой мировой войне // Российская история. — 2014. — № 5.
  • Научный совет РАН по истории российских революций // Вопросы истории. — 2007. — № 12.
  • Первая российская революция и мусульманское движение // Отечественная история. — 2005. — № 5.

Сылтамалар

  • Исхаков Салават Мидхатович  (рус.). Институт российской истории РАН. 25 октябрь 2017 тикшерелгән.