Салихҗан Галиев
Тәрҗемәи хәле
Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев Казанда туа. «Касыймия», Апанай, Бохараның «Мир-гарәб» (1882 елда тәмамлый) мәдрәсәләре шәкерте. 10 нчы мәхәллә җамигъ мәчете имам-хатыйбы (1890—1908, 1910 елдан соң), мөдәррис, мөгаллимнәр курслары оештыручы (1907). Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә (1908). Ике ел буена Россиядә яшәү тыела. Төркиядә, Согуд Гарәбстанында мөһаҗирлектә була (1908—1910). 1931 елда Казанда вафат.
Төп хезмәтләре
- Фәтех әт-тәҗвид.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1893.— 12 б., 1895.— 12 б.
- Сарыф гарәби. — Казан: Домбровский матб., 1898.— 76 б.
- Тәкъриб әл-әзһан мин тәҗвид әл-Коръән.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1900.— 24 б.
Чыганаклар
- Әмирхан Р. Иманга тугрылык.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 233 б.
- Юсупов М. Галимджан Баруди.— Казань: Татар. кн. изд-во, 2003.— С. 42, 43.
- Медресе г. Казани в XIX — нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов.— Казань: Гасыр, 2007.— С. 76, 92, 129, 157, 161, 165.