Самар (Идел кушылдыгы)
Сама́р — Оренбург һәм Самар өлкәләрендәге елга, Иделнең сул кушылдыгы. Суларын Сарытау сусаклагычына коя.
Озынлык — 594 км, бассейн мәйданы — 46,5 мең км². Еллык уртача су чыгым — урта агымында 50 м³/с. Елганың тамагында Самар шәһәре урнашкан.
Елга исеме беренче тапкыр 923 елда язылган Ибне Фадлан юлъязмасында очрый.
Төп кушылдыклары
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.