Сан-Томе (шәһәр)

Сан-Томе (порт. São Tomé) — Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласы. Апостол Фома (São Tomé) хөрмәтенә аталган. Сан-Томе провинциясенең һәм Агуа-Гранде округының административ үзәге булып тора.

Тарихы

1485 елда португаллар тарафыннан нигезләнә. Шәһәр янында шикәр камышы плантацияләре булган, анда Конго корольлегеннән китерелгән коллар эшләгән. 1525 елда Португалия короле Жуан II шәһәр статусын бирә[4] XVI гасырда монда католик собор төзелә. 1575 елда шәһәрдә Сан-Себастьян форты корыла (хәзерге вакытта биредә Сан-Томе милли музее урнашкан). 1599 елда, һәм тагын 1641-1648 елларда Голландия кулы астында була[5]. Озак вакыт дәвамында Сан-Томе һәм Принсипи португал колониясенең үзәге булып тора. 1975 елда Сан-Томе һәм Принсипи азатлык ала, ә Сан-Томе аның башкаласы булып китә.

Географиясе

Шәһәр Сан-Томе утравының төньяк-көнчыгышында, Кабраш утравы янында урнашкан. Шәһәрдән көньяк-көнбатыш тарафта — Триндади, төньяк-көнбатышка таба — Гвадалупе, көньяк-көнчыгышка таба — Сантана шәһәрләре урнашкан, аларны үзара шоссе юллары тоташтыралар. Атнага бер тапкыр Кабо-Верде каласыннан Сан-Томега паром йөри. Халыкара аэропортта Ангола, Габон, Португалия илләренә һәм күрше Принсипи утравына даими рейслар башкарыла.

Шәһәрнең истәлекле урыннарына президент сарае, собор һәм кинотеатр керә. Шәһәрдә төрле мәктәпләр, лицейлар, политехник институты, ике базар, өч радиостанция урнашкан. Сан-Тоела TVSP сәүдәгәрлек булмаган телевизион станциясе, халыкара аэропорт, клиникалар һәм дәваханәләр эшли, берничә шәһәр мәйданы бар.

Ел 1991 1997 2000 2001р 2003 2005 2013
Халык



исәбе
42 331[6] 49 541 49 997 49 957[7] 53 300 56 166 69 167 (бәяләмә)

Климаты

Сан-Томеда дәвамлы яңгырлар мизгеле (октябрьдән майга чаклы) һәм кыска коры заман (июнь—сентябрь) белән саванналарның тропик климаты өстенлек итә. Явым-төшемнәр микъдары — елына 1000 мм дан чак кына азрак. Шәһәрдә чагыштырмача даими температура күзәтелә.

Фотографии

Сан-Томеның 1647 елгы картасы 
Сан-Томедагы базар 
Сан-Себастьян форты 
Сан-Томе кафедраль соборы 
шәһәр базары 
шәһәр күренеше 

Искәрмәләр

  1. 1 2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. https://www.internetworldstats.com/africa.htm
  3. archINFORM (нем.) — 1994.
  4. Becker, Kathleen. [1] = São Tomé and Príncipe: the Bradt travel guide. — USA, 2008. — ISBN 978-1-84162-216-3.
  5. Huang, Morrissete, p. 970
  6. World Gazetter: São Tome, archived from the original on 2013-02-09, retrieved 2013-02-09 
  7. São Tomé and Príncipe: Cities, Towns & Provinces

Сылтамалар

Төркемнәр