Саргасс диңгезе
Саргасс диңгезе — Атлантик океандагы антициклон сулар әйләнеше районы. Көнбатышта — Гольфстрим, төньякта — Төньяк Атлантик, көнчыгышта — Канар, көньякта — Төньяк Пассат агымнары белән чикләнә. Саргасс диңгезе тулысынча диярлек саргасс суүсемнәре белән капланган.
Географиясе
Мәйданы, агымнарның урнашуына бәйле, 6-7 млн кв.км тәшкил итә. Яр буйларыннан ерак ята. Төньяк-көнбатыш өлешендә вулканик Бермуд утраулары урнашкан. Су температурасы диңгез өстендә кышын 18-23 °С, ә җәен 26-28 °C тәшкил итә. Тозлылыгы 36,5—37 ‰. Зур өлеше Төньяк-Америка котловинасында 6000 метрдан артык тирәнлекләрдә ята. Максималь тирәнлеге — 6995 метр.
Саргасс диңгезендә океаник агымнар тарафыннан барлыкка китерелгән пластик һәм башка калдыклардан җыелган гаять зур чүп табы бар[1].
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Саргассы впервые отсняты из космоса (рус.). www.membrana.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2019. Архивировано 8 июнь 2008 года.
- Моря Атлантического океана (рус.). naturewonders.chat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2019.
- Саргассово море // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.