Сафа Борһан

Сафа Борһан (Сафа Вафа улы Борһан, – ) – журналист. 1924-? елларда РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында матбугат бүлеге мөдире; шунда ул «Яңа авыл», «Яшь юксыл», «Башкортстан» гәҗитләре белән хезмәттәшлек итә. 1926 елдан Казанда: Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире (1926-1928), «Кызыл Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире (1928-1930), «Красная Татария» гәҗитендә бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары (1931-1932, 1933-1935); мәкаләләре «Безнең юл», «Җитәкче», «Тамашачы», «Фән һәм дин», «Яңалиф» журналларында басыла. Соңгы эш урыны – «Известия» гәҗитенең ТАССРдагы хәбәрчесе. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше буенча репресияләнә; 1957 елда аклана.[1]

Искәрмәләр

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В.