Сафуан Гыйззәтуллин
Тәрҗемәи хәле
Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 1930 елның 27 апрелендә Башкорт АССР-ының Бәләбәй кантоны Ташлы авылында (хәзер Әлшәй районы) туган. 1955 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң Дүртөйле районының Я.М.Свердлов исемендәге колхозында, 1958 елдан алып Биология институтында эшли. 1963-1994 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы, шул исәптән 1978-1993 елларда агрохимия һәм үсемлекләрне саклау кафедрасы мөдире була[2]. Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улының фәнни эшчәнлеге минераль ашламалар куллану ысулларын һәм дозаларын, сидератлар комлы һәм нык комлы туфракларның агрохимик үзенчәлекләренә тәсирен һәм Башкортстанның урман-дала зонасында авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын өйрәнүгә багышланган. Гыйззәтуллин катнашлыгында туфракка минераль ашламалар сибүнең кыек тасма ысулы уйлап табыла. Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 160 фәнни хезмәт һәм 7 уйлап табу авторы[1]
Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 1999 елның 30 мартында Уфада вафат була.