Свердловск татар-башкорт педагогия укуханәсе
Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы — Екатеринбург (элеккеге Свердловск) шәһәрендә урнашкан уку йорты. 1919—1940 елларда эшләгән.
Тарих
1919 елда Екатеринбургда Мөселман педагогия техникумы буларак нигезләнгән.[1] 1924-1925 елларда — Свердловск политехникумының өлеше, 1925-1926 елларда — берләштерелгән рус һәм татар-башкорт педтехникумының өлеше. 1926 елдан — мөстәкыйль уку йорты.
1940 елда Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы Свердловск педагогия училищесының татар-башкорт факультетына үзгәртеп корыла, ә инде 1941 елда ул да ябыла. Укуны дәвам итәргә теләүчеләр Пермьгә күчерелгәннәр.