Светлана Галәветдинова
Тәрҗемәи хәле
Светлана Ишбулды кызы Галәветдинова 1949 елның 30 августында Башкорт АССРның Учалы районы Кәрим авылында туган[1]. Урта мәктәпне Азәрбайҗан ССРы Ленкоран шәһәрендә алтын медальгә тәмамлый. 1968-1973 елларда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт педагогия университетының психология факультетында укый. Башкорт дәүләт педагогия институтында педагоглык һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында декан, психология кафедрасы мөдире булып эшли. Светлана Ишбулды кызы — психология фәннәре кандидаты, профессор. 2000-2009 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетының психология факультеты деканы. Зур халыкара фәнни проект җитәкчесе.
Мактаулы исеме
- Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре.
- Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.
Искәрмәләр
- ↑ Алтын бишегем — Учалы: Ҡала һәм райондың ҡыҫҡаса энциклопедияһы. — Өфө: Китап, 2003. — 264 бит, илл
Сылтамалар
- Психологическая газета. Галяутдинова Светлана Ишбулдина, Уфа
- Психология факультеты турында 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган.