Светлана Журавлёва
Тәрҗемәи хәле
Светлана Евгеньевна Журавлева 1960 елның 7 апрелендә Горький шәһәрендә туган. Күренекле химик-галим Е. Ф. Журавлевның кызы. 1984 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Һөнәре буенча биолог. Светлана Журавлева бала чактан спорт белән мавыга. Россия ДОСААФның авиацион спорт клубы, авиацион-техник спорт клубы тәрбияләнүчесе (тренеры А. К. Котенков). Парашют спорт төре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. СССР җыелма командасы әгъзасы (1984-1991).
1999 елда «Синтаксономическое обоснование выбора охраняемых растительных сообществ: На примере некоторых сообществ Республики Башкортостан» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[1].
Мәскәү физика-техник институтының молекуляр һәм биологик физика факультетында эшли, биохимия физикасы кафедрасы доценты [2].
Парашют спортында казанышлары
- Аерым күнекмәләр буенча РСФСРның абсолют чемпионы (1991);
- Җиде тапкыр СССР чемпионы (1985, 1986, 1987, 1988, 1989, 1990, 1991);
- Ике тапкыр СССР халыклары спартакиадасы чемпионы (1991);
- РСФСР (1988-1991) чемпионы;
- СССР чемпионаты призеры (1987);
- РСФСР халыклары спартакиадасының (1990) көмеш призеры;
- «Крылья Родины» журналы призына халыкара ярышларның абсолют җиңүчесе (1988;
- Болгариядә халыкара ярышларда җиңүче (София, 1988);
- 1000 м биеклектән төркемләп сикерүдә дөнья рекордчысы (1988).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Парашют спорты буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1989)
- Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы (1997).
Искәрмәләр
- ↑ Диссертация
- ↑ МФТИ, archived from the original on 2019-12-15, retrieved 2021-05-05
Сылтамалар
- Журавлёва Светлана Евгеньевна // Башҡорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.