Семён Лобов
Семён Семёнович Лобов (1888, Песьково[d], Смоленск губернасы — 30 октябрь 1937, Мәскәү) — совет дәүләт эшмәкәре. Башкорт АССР ы буенча ВЧК-ның тулы хокуклы вәкиле, Башкортстанның Гадәттән тыш комиссиясе рәисе, Башкортстанның эчке эшләр халык комиссары (1920—1921). 1-7 чакырылыш ССРБ-ның Үзәк Башкарма Комитеты, ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы (1924—1937), Үзәк Комитетына әгъзалыкка кандидат (1922—1923), ВКП(б) ның Оештыру комитеты әгъзасы (1930—1934), Оештыру комитетына әгъзалыкка кандидат (1927—1930).
Тәрҗемәи хәле
Башлангыч мәктәпне тамамлый.
Төп вазифалы тәгаенләнештәре
- Амур тимер юл төзелешендә, «Бывший Розенкранц» заводында (Петроград) эшли.
- 1918—1919 елларда — Петроград ЧК-сы Президиумы рәисе урынбасары һәм әгъзасы
- 1919—1920 елларда — РКП(б)-ның Сарытау губерна комитеты әгъзасы, Чуашстан ЧК-сы рәисе
- 1920—1921 елларда — Башкорт АССР ы буенча ВЧК-ның тулы хокуклы вәкиле, Башкортстанның Гадәттән тыш комиссиясе рәисе, Башкортстанның эчке эшләр халык комиссары.
- 1921—1923 елларда — ягулык идаралыгы начальнигы һәм ССРБ-ның Нефтесиндикаты белән идарә итүче
- 1923—1926 елларда — ССРБ ның халык хуҗалыгы югары советының төньяк-көнбатыш сәнәгать бюросы рәисе, Главконцеском әгъзасы
- 1924—1926 елларда — ССРБ ның халык хуҗалыгы югары советы президиумы әгъзасы
- 1926—1930 елларда — РСФСР ның халык хуҗалыгы югары советы рәисе
- 1926—1930 елларда — бер үк вакытта РСФСР-ның халык хуҗалыгы югары советында Главэнерго начальнигы
- 1930—1932 елларда — ССРБ ның Тәьмин итү Халык Комиссары урынбасары
- 1932—1936 елларда — ССРБ ның Урман сәнәгате Халык Комиссары
- 1936—1937 елларда — РСФСР ның Азык сәнәгате Халык Комиссары
Фирка һәм җәмәгать эшмәкәрлеге
- 1913 елдан РСДРП әгъзасы, большевик
- 1917—1918 елларда — «Бывший Розенкранц» заводы (Петроград) комитеты рәисе итеп сайлана, Петроград Советы депутаты, РСДРП(б)-ның Петроград һәм Выборг комитетлары әгъзасы
- 1922—1923 елларда — РКП(б) ның Үзәк Комитетына әгъзалыкка кандидат
- 1924—1934 елларда — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы
- 1927—1930 елларда — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты Оештыру комитетына әгъзалыкка кандидат
- 1930—1934 — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты Оештыру комитеты әгъзасы
Делегат булып сайлана
- РКП(б) ның XI съезды— РКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасына кандидат РКП(б);
- РКП(б) ның XII съезды ;
- РКП(б) ның XIII съезды — РКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы;
- РКП(б) ның XIV съезды — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы;
- РКП(б) ның XV съезды — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы;
- РКП(б) ның XVI съезды — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы;
- РКП(б) ның XVII съезды — ВКП(б) ның Үзәк Комитеты әгъзасы;
Кулга алу һәм гаепләүләр
- 1937 елның 21 июнендә М. Варейкиса күрсәтмәләре нигезендә кулга алына.
- 1937 елның 29 октябрендә советларга каршы контрреволюцион террористик оешмада катнашуда гаепләнеп, үлем язасына хөкем ителә. Атып үтерелә.
- 1956 елда ССРБ-ның Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан аклана.
Бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ S. S. Lobov // KANTO – Kansalliset toimijatiedot — Национальная библиотека Финляндии.
Әдәбият
- Лас-Тунас — Ломонос. — М., 2011. — С. 718. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 17). — ISBN 978-5-85270-350-7.
- Государственная власть СССР. Высшие органы власти и управления и их руководители. 1923—1991 гг. Историко-биографический справочник / Сост. В. И. Ивкин. — М., 1999. — ISBN 5-8243-0014-3
Сылтамалар
- Биография на сайте «Хронос»