Соломон Стам
Соломон Стам (21 ноябрь 1913 — 2 июнь 2010) — тарихчы, урта гасырларны өйрәнүче, тарих фәннәре докторы, Сарытау университетының атказанган профессоры. Мәктәп бетергәчтен ТАССР авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтында укыган, аннары Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик унивеситетында тәрҗемәче булып эшләгән. Алман-совет сугышында катнашкан. Сугыштан соңгы еллардан 2000 елга кадәр - Сарытау дәүләт университетының урта гасырлар кафедрасында. Көнчыгыш Европа урта гасыр шәһәрен өйрәнү фәнни мәктәбенә нигез салучы. Яңарыш дәвере мәдәнияте буенча эре белгеч.