Сориле

Сориле (чуаш. Сăрьел, рус. Ишмурзино-Суринск) — Чуаш Республикасының Ялчык районында урнашкан бердән бер татар авылы.

Авылда клуб, мәктәп, китапханә, медпункт, мәчет эшли.

Тарихы

Авыл ясаклы татарлар тарафыннан 1670 елда нигезләнгән. Элеккеге исеме — Шәйморза Сориле.

Халкы

Халык саны 406 кеше. Милли составы — татарлар.

Искәрмәләр