Союз МС-10

Союз МС-10 - 2018 елның 11 октябрендә Байкоңгыр галәм аланыннан җибәрелгән Россия йөк пилотлы галәми корабы, йөртүче ракета Союз-ФМ беренче баскычы аерылганнан соң икенче баскычының йөрткечләре авария рәвешендә сүндерелә һәм ракета төшеп бетерелә. Һәлакәттәге коткару системасы корабны ракетадан аера һәм ул баллистик рәвештә төшеп, Җизказган шәһәреннән 25 чакрым көнчыгышта Җирдә утыра. Галәмчеләр Тайлер Һейг (АКШ) һәм Алексей Овчинин (РФ) исән калган.

Кораб очыш вакытында галәмчеләрне Халыкара галәми станциягә китерергә тиеш иде. 1967 елдан Союз корабының 137 нче пилотлы очышы була.

Бу һәлакәттән соң Союз йөртүче ракетасын җибәрүләр вакытлыча туктатылган, бу чорда Халыкара галәми станция кирәкле йөкне алмаячак. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.

Әлегә дөньяда Россиядән тыш бүтән илләрдә кирәкле йөртүче ракеталар юк (АКШ Россиянең ракеталары ярдәмендә ХГС-нә экипажны китерә).

Очыш мизгелләре

Төркемнәр