Станислав Дҗадулевич (пол. Stanisław Dziadulewicz, 4 апрель 1872(1872-04-04) — 4 февраль 1943(1943-02-04) (70 яшь)) — тарихчы, педагог. Польша-Литва татарларыннан. Варшава университетында эшли. Польшадагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт (Herbarz rodzin tatarskich w Polsce) авторы.