Су асты вулканы
Файл:Nur05018-Pillow lavas off Hawaii.jpg
Су асты вулканы продукты – ястык лава
Су асты вулканы, субмарин вулкан (рус. подводный вулкан, ингл. submarine volcano) — вулканнарның океан төбендә урнашкан төре.
Файл:Spreading ridges volcanoes map-en.svg
Океаник тау сыртлары (кызыл төстә) һәм су асты вулканнары (нокталар) картасы
Таралышы
Күпчелек исәпкә алынган вулканнар өч төп вулканик пояс — Тын океан, Һинд океаны, Атлантик океан поясларында урнашкан. Су асты вулканнары эшчәнлеге коры җир вулканнары эшчәнлегеннән күпкә җимергечрәк көчкә ия. Су асты вулканнарыннан бу (пар), газ һәм лаваның вак кисәкләре 12-15 мәртәбә күбрәк атылып чыга.
Су асты вулканизмы
Су асты вулканизмы — субмарин вулканизм, вулканның су астындагы эшчәнлеге. Су тирән булган урыннарда гидростатик басым аркасында вулкан атылу эшчәнлеге артык сизелерлек булмый. Сай урыннарда бу (пар), газ һәм лава калдыклары зур күләмдә атылып чыга.
Шулай ук карагыз
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Volcano World [ингл.]
- The Ring of Fire Missions [ингл.]
- U.S. Volcanoes and Current Activity Alerts [ингл.]