Сыер сатыш

Сыер сатыш
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны

Сыер сатыш татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Берсе уенны алып баручы була. Ул һәрберсеннән: «Сыер сатам, кайсы җирен аласың?» — дип сорап чыга. Тегеләр: «Итен, мөгезен, башын, колагын, койрыгын», — дип төрлесе төрлечә әйтә. Шуннан сатучы киредән килеп һәрберсе белән әңгәмә корып чыга. Әңгәмәне ул болай башлый:

— Әйе, юк димәскә,
Уйнамаска, көлмәскә,
Ак, карага тимәскә.

«Син сыерның кайсы җирен алдың?» — ди һәм өстәп төрле сораулар бирә. Сатып алучы җавап биргәндә гел башта әйткән сүзен генә кабатларга тиеш. Нәтиҗәдә, мондый сөйләшүләр килеп чыга:

— Әтисенең исеме ничек?
— Койрык.
— Башың кайда? — Койрыкта.
Сатып алучы бу вакытта «әйе», «юк» димәскә һәм көлмәскә дә тиеш. Кайсысы шартны бозса, ул сатучыга бер әйберен бирергә тиеш.

Уен шул рәвешчә рәт буенча кабатлап-кабатлап уйнала да, ахырда бер генә уен шартын үти алган бала кала. Ул «самавыр» була һәм уенны алып баручы белән калганнарга җәза бирә. Уен шуның белән тәмам була.

Чыганаклар

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркемнәр