Сәйфихан Нәфиев

Сәйфихан Нәфиев (Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев, 26 ноябрь 1941(1941-11-26)31 август 2004(2004-08-31) (62 яшь)) — юрист, юридик фәннәр нәмзәте (1999), ТАССРның һәм РФның атказанган юристы (1988, 1997), Әлки районы (1979-1982), Бөгелмә (1982-1988), Казан (1988-1992) һәм ТР (1992-2000) прокуроры, ТР Конституция мәхкәмәсе рәисе (2000-2004).

Тәрҗемәи хәле

ның 26 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мочәли авылында туган.

1960 елда Чүпрәле районының «Авангард» колхозында эшли башлый.

1967 елдан 1976 елга кадәр Чүпрәле районында Комсомол һәм партия-хуҗалык эшендә була.

1976 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

1976 елдан прокуратура органнарында эшли. 1976 елдан Чүпрәле районы прокуроры ярдәмчесе, 1979 елдан 1982 елга кадәр — Әлки районы прокуроры, 1982 елдан 1988 елга кадәр — Бөгелмә прокуроры, 1988 елдан 1992 елга кадәр-Казан прокуроры.

1992 елдан 2000 елның июненә кадәр — Татарстан Республикасы Прокуроры.

2000 елның 29 июнендә Республика Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча ТР Конституция суды башлыгы вазыйфасына ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан расланды.

2004 елның 31 августында Ялтада ял иткән вакытта, рәсми версия буенча, инсульттан вафат була[1]. Казанның Иске Татар зиратында җирләнгән.

Хәтер

Бөгелмәдә шәһәр прокуратурасы бинасында мемориаль такта куелган.

Нәфиев истәлегенә «Законга хезмәт иткән» дигән китап багышланган.

Сәйфихан Нәфиев истәлегенә Мочәләй башлангыч мәктәбе бинасында мемориаль такта куела, анда юбиляр 1947-1954 елларда укый[2].

Чүпрәле районында үзәк урам Сәйфихан Нәфиев исеме белән аталган[3].

С. Нәфиев исемендәге премия гамәлгә куелган[3].

Бүләкләр һәм исемнәре

Россия Федерациясенең атказанган юристы;
Россия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре;
"Почет Билгесе" ордены.