Сәрдар Азиз
Сәрдар Азиз (төр. Serdar Aziz; 1990 елның 23 октябре, Бурса, Төркия) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы сакчысы. Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. Элегрәк Төркиянең 16 дан 20 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командаларын, шулай ук Төркиянең яшьләр җыелма командасын тәкъдим иткән. «Бурсаспор» капитаны булган.
Тәрҗемәи хәле
Сәрдар Азиз 1990 елның 23 октябрендә Бурса шәһәрендә туган. Футбол белән «Бурсаспор» клубында, 10 яшь булганда шөгыльләнә башлаган. Башта Азиз түбән буе аркасында кыр үзәгендә уйнаган. Әмма клуб тренеры Азизның үзәктә уйнау өчен техникасы җитәрлек түгел дип санаган. Шуңа бәйле рәвештә тренер аны үзәк сакчы позициясенә урнаштыра[2].
«Бурсаспора»ның өлкәннәр составына Азиз 2006 елда эләгә. Әмма 2006/07 сезон дәвамында төп составта кырга чыкмый, тик аңа өлкәннәр белән шөгыльләнергә рөхсәт ителәр. 2007/08 сезонын Азиз «Мериноспор» клубында аренда хокукларында үткәрә, аның составында ул 11 матч уйный. Сезон тәмамлангач, «Бурсаспор»га кайта. 2008 елның 25 октябрендә клуб өчен «Фенербахче»га каршы матчта дебют ясый[3]. Үзенең беренче голын 2009 елның 3 маенда «Антальяспор»га каршы матчта кертә[4]. 2009/10 сезонда Азиз клуб составында Төркия чемпионы була[5]. 2013 елда Азиз «Бурсаспора» капитаны итеп билгеләнә.
2016 елның июнендә Азиз «Галатасарай»га күчә. «Галатасарай» аның күчүе өчен 4,5 млн евро түләгән[6].
Азиз Төркиянең 16 дан 20 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командаларын, шулай ук яшьләр җыелма командасын тәкъдим иткән. 2009 елгы 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасындагы Аурупа чемпионатында Төркия җыелма командасы составында катнаша. Азизның әтисе Македониядән булганлыктан, Азизга Македония җыелма командасы өчен уйнарга тәкъдим иткәннәр, әмма ул тәкъдимне кабул итми һәм үзенең Төркия җыелма командасы өчен чыгыш ясарга теләвен белдерә[7]. Төркия җыелма командасы өчен 2014 елның 16 ноябрендә Казакъстан җыелма командасына каршы 2016 елгы Ауруа чемпионатының сайлап алу турниры матчында дебют ясый[8]. 2016 елгы Ауруа чемпионатын җәрәхәт алу аркасында калдырырга мәҗбүр була[9].
Казанышлар
Искәрмәләр
- ↑ Serdar Aziz // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Serdar Aziz: "Bursaspor'da sembol olmak istiyorum" (төр.). tff.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Fenerbahçe vs Bursaspor (төр.). tff.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Antalyaspor vs Bursaspor (ингл.). transfermarkt.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Bursaspor claim their place in history (ингл.). espn.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016. Архивировано 21 октябрь 2012 года.
- ↑ Serdar Aziz Galatasaray'da! (төр.). MİLLİYET HABER (22 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2016.
- ↑ "Hayalim Türk Milli Takımı'nın formasını giymek" (төр.). ntvspor.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Turkey vs Kazakhstan (ингл.). transfermarkt.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Eight passed over as Turkey confirm finals party (ингл.). UEFA.com (31 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2016.
- ↑ Sezonun en iyileri belirlendi. sporx.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ Türkiye Profesyonel Futbolcular Derneği Ödülleri sahiplerini buldu. milliyet.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016.
- ↑ TPFD Ödülleri Sahiplerini Buldu: Yeşil sahaya ödül yağdı. tribundergi.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2016. Архивировано 17 март 2016 года.