Сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл (Уфа)
Уфада сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл - Уфа шәһәренең Совет районында Җиңүнең 50 еллыгы скверында Башкорт дәүләт аграр университетының Яшьләр сарае артында урнашкан (элекке «Юбилейный» Мәдәният йорты).
Тарихы
Һәйкәл төзү турында карар Башкортстан Республикасының Югары Советы Президиумының «Уфа шәһәрендә сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл кору» карарына таянып 1993 елның 2 сентябрендә кабул ителә, Башкортстан Республикасы Югары Советы рәисе М. Рәхимов [1] тарафыннан һәм Башкортстандагы сәяси репрессия корбаннарының Ассоциациясенең мактаулы рәисе Х. Тупеев инициативасы белән имзалана [2].
Монументта башкорт һәм рус телләрендә:
Сәйәси репрессия ҡорбандарының иҫтәлегенә, Тик изге аҡыл тормошто һаҡлар …
Памяти жертв политических репрессий Только созидающий ум сохранит жизнь…
дип язылган.
Сылтамалар
- Памятники Уфы : памятник жертвам политических репрессий 2014 елның 10 февраль көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Постановление Президиума ВС РБ от 02.09.93 N 6-3/144 «О СООРУЖЕНИИ В ГОРОДЕ УФЕ ПАМЯТНИКА ЖЕРТВАМ ПОЛИТИЧЕСКИХ РЕПРЕССИЙ» (рус.). Правовой портал Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2015.
- ↑ Памятник жертвам политических репрессий (рус.). Памятники жертвам политических репрессий на территории бывшего СССР. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2015.