Такыяташ

Такыяташ (үзб. Taxiatosh, Тахиатош, каракалп. Taqiyatas, рус. Тахиаташ) — Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасында урнашкан шәһәр. Такыяташ районының мәркәзе.

География

Такыяташ Амудәрьянең сул буенда, Нөкестан көньяктарак 12 км ераклыкта, Төрекмәнстан чигеннән 5 км ераклыкта урнашкан. Шәһәрдә Такыяташ ГРЭС, тимер юл станциясе, Амудәрья аша тимер юл күпере бар.

Тарих

Тәкыяташ 1950 елның декабрь аенда Баш Төрекмәнстан каналы төзүчеләре поселогы буларак нигезләнгән. Шәһәр статусын 1953 елдан башлап йөртә.

Халык

Халык саны
1959[2]1970[3]1979[4]1989[1]
604419 26430 57742 960

Искәрмәләр

  1. 1 2 СССР җанисәбе (1989)
  2. СССР җанисәбе (1959)
  3. СССР җанисәбе (1970)
  4. ССҖБ җанисәбе (1979)

Төркемнәр