Таһир Сәләхетдинов
Таһир Сәләхетдинов, Таһир Бәдертдин улы Сәләхетдинов (1960 елның 8 ноябре) ― хәрби очучы-сынаучы, полковник, Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы (2007).
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 8 ноябрендә туган. 1978 елда Свердловскида Суворов хәрби училищесын тәмамлаган. 1978 елдан хәрби хезмәттә. 1982 елда Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесын тәмамлый, шуннан соң Белоруссия хәрби округының Хәрби-һава көчләрендә (Минск шәһәре) очучы булып хезмәт итә.[1] Аның белән бергә укыган иптәшләре: Володя Логиновский һәм Радик Бариев ― атказанган сынаучы-очучылар, Россия Геройлары.[2]
1991 елда В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең (Актүбә шәһәрендә урнашкан) очучы-сынаучылар әзерләү үзәген тәмамлаган.[1]
1991 елдан ― Мәскәү өлкәсенең дәүләт очу-сынау үзәгендә хәрби очкычларны сынау хезмәтендә. Россия Оборона министрлыгы тематикасы буенча очкыч-истребительләрдә сынау очышлары уздырган.[1]
1995 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлаган.[1]
2005 елдан – запаста. 2005 елдан Жуковский шәһәрендә В. М. Мясищев исемендәге эксперименталь машина төзү заводында очучы-сынаучы булып эшли.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2007 ― Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы[4]
Гаиләсе
Кызы Рената[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Салахутдинов Тагир Бадартдинович. Испытатели
- ↑ Фәнил Мусин. Зур дәрәҗәгә лаек. «Якташлар», 2021 ел, декабрь, № 3, 1, 7-8нче бит
- ↑ Тагир Салахутдинов. OK.RU
- ↑ Салахутдинов, Тагир Бадартдинович. ПодборСлов, 2022
Сылтамалар
- Салахутдинов Тагир Бадартдинович. Испытатели [рус.]
- Тагир Салахутдинов. OK.RU