Теодор Аман

Теодор Аман ( рум. Теодор Аман ; 20 март 1831(18310320) , Кымпулунг-Мусчел - 19 август 1891, Бухарест, Румынияәрмән-грек чыгышлы валах рәссамы, ул шулай ук агачта гравюра белән шөгыльләнгән.

Румыниядә импрессионизмның бер предтечасы

Тормышы һәм ижаты

Башта Теодор Аман Константин Лек һәм Карол Валленштейн белән Крейова һәм Бухарест сәнгать мәктәпләрендә рәсемгә өйрәнә. 1850-1851 елларда ул Парижда яши, анда Франсуа-Эдуард Пикоттан дәресләр ала. 1853 елда Теодор Аман үзенең әсәрләрен Париж салонында беренче тапкыр күрсәтә. Аннары ул Константинопольгә китә, һәм аннан Кырымга китә, һәм ул Румыниянең милли яңарыш рухы белән тулган иң танылган картиналарын ясау өчен материаллар җыя. Теодор Аманның мәшһүр картинасы "Аль янында сугыш" 1855 елда Париж Бөтендөнья күргәзмәсе вакытында халыкка күрсәтелә. Ул жанр һәм тарихи картиналар остасы, портретларны да язган.

Валахиягә үзенең туган якларына кайткач, Теодор Аманны принц Барбу Штирбиль хөрмәтләп каршылый һәм ул дворян катламына торгызыла. Принц шулай ук рәссамга Парижда сәяхәт һәм уку өчен стипендия бирә. Барбизон мәктәбенә бару Теодор Аманның пейзажына һәм портрет картинасына зур йогынты ясады. Аннары, Римда озак торгач, ул туган иленә кайта, һәм 1864-нче елда рәссам Георге Татареску белән Бухарест Милли сынлы сәнгать мәктәбен оештыра. Ул бу мәктәпне 1891 елда үлгәнче җитәкли.

Бухарестта Беллу зиратында күмелгән. Соңыннан Румыния академиясе әгъзалары исемлегенә кертелә. Бухарестта, рәссам яшәгән йортта, аның исемендәге музей ачыла. Бухарест, Бакау, Бая Маре, Крейова, Плоести, Тимисоара шәһәрләрендә Теодор Аман исемле урамнар бар.

Теодор Аманның оныгы, Хорасиу Димитриу, шулай ук танылган пост-импрессионист рәссам иде .

Галерея

Сылтамалар

  • Викиҗыентык логотибы Викиҗыентыкта [[Commons:Category:Логотип РУВИКИ.Медиа Theodor Aman РУВИКИ.Медиада|Теодор Аман]] темасына медиафайллар бар
  • Теодор Аман // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  1. 1 2 3 Հայկական սովետական հանրագիտարան (әрм.) / за ред. Վ. Համբարձումյան, Կ. Խուդավերդյան — 1974.
  2. 1 2 Theodor Aman // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Theodor Aman // Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online (нем.) / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — Berlin: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088doi:10.1515/AKL
  4. Theodor Aman // Benezit Dictionary of Artists (ингл.)OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  5. Аман Теодор (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Аман Теодор // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  7. Record #22412682 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.

Тема буенча өстәмә