Терабайт
Терабайт (күрсәтелә: Тбайт, Тб; халыкара: Tbyte, TB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, электрон җайланмаларда хәтер күләмен күрсәтер өчен кулланыла. Төрле фикерләр буенча бу берәмлек, йә 1099,5 миллиард стандарт 8-битлы байтларга, йә 1012 байтларга якын. Күп төрле кушымталар һәм операцион системалар[1] Терабайт төшенчәсен 240 байтларны (1 099 511 627 776) яки 1024 гигабайтларны билгеләр өчен кулланалар.
Халыкара электротехника комиссиясе аңлатмасы буенча, «терабайт» атамасы гадәттә 240-ка тапкырлау өчен кулланыла, әмма бу дөрес хәл түгел[2], чөнки тера- дигән СИ алкушымчасы 1012-га тапкырлауны аңлата. 240-га дөрес була икегә нигезләнгән теби- (тебибайт, TiB) дигән алкушымча.
Тебибайт һәм Терабайт арасында 10 %-ка якын аерма булып чыга.
Мисаллар
- Көнкүреш компьютерлар өчен беренче 1 Тб сыешлыклы коммерция каты дисклары 2007 елда тәкъдим ителделәр[3]. 2010-нчы еллар башында мондый күләм NAND-флеш-хәтер нигезендә ясалган SSD-дисклар да тәкъдим итә алдылар[4].
- Күп төрле 1 Тб-лы каты дисклар күләмне үлчәү өчен унарлы зурлык белән кулланалар, шул рәвешле 931 Гб-ны гына бирәләр[5].
- 2014 елның апреленә кадәр Һаббл космик телескопы 100-дән артык терабайт мәгълүматлар җыйды[6]
Искәрмәләр
- ↑ http://knowledge.seagate.com/articles/en_US/FAQ/194563en
- ↑ ГОСТ 8.417-2002. ЕДИНИЦЫ ВЕЛИЧИН. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2010. Архивировано 2 февраль 2012 года.
- ↑ Hitachi выпустила винчестер объемом 1 терабайт 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ The World's First 2.5-Inch 1TB SSD Needs to Get In My Laptop's Belly Like Now
- ↑ http://www.hardwareluxx.ru/index.php/artikel/hardware/storage/23266-roundup-hdd-1-tb.html
- ↑ Hubble Space Telescope (ингл.). NASA official site.