Тигринья теле

Тигринья теле — Афро-Азия телләр гаиләсенең семит телләр төркеменә кергән тел. Язуы эфиоп язуына нигезләнгән. Эритреядә (гарәп теле белән беррәттән) дәүләт теле һәм Эфиопиянең Тыграй өлкәсендә рәсми тел булып тора.

Геминация

Тартык авазның икеләтелүе — геминация, тигринья телендә мәгънәгә ия. Геминация тигринья фигыле морфологиясендә әһәмиятле роль уйный торган булып, гадәттә ул башка билгеләр белән бара. Әмма бер-берсеннән бары тик геминация ярдәмендә аермасын белеп була торган кечкенә сүз төркеме бар, мәсәлән, /kʼɐrrɐbɐ/, («ул алга алып килде»); /kʼɐrɐbɐ/, («ул якынрак килде»). Фарингеаль һәм глоттальләрдән кала барлык тартыклар геминацияләнергә мөмкин.[4]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ethnologue — 25 — Дәлас: SIL, 2022.
  2. Ethnologue — 25 — Дәлас: SIL, 2022.
  3. Кристал Д. The Cambridge Encyclopedia of LanguageИздательство Кембриджского университета, 1987. — С. 316. — ISBN 978-0-521-42443-1
  4. Rehman, Abdel. English Tigrigna Dictionary: A Dictionary of the Tigrinya Language: (Asmara) Simon Wallenberg Press. Introduction Pages to the Tigrinya Language