Тимербәк Дәүләтшин
Тамырбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин (рус. Тамурбек Динмухаметович Давле́тшин; 26 май 1904, Зилдәр, Башкортстан — 7 сентябрь 1983, Мюнхен) — Россия тарихчысы, юристы һәм җәмәгать эшлеклесе[1].
Тормыш юлы
1904 елның 26 маенда Уфа губернасының Зилдәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган[1]. Башлангыч белемне туган авылында ала — башта укыту «яңа ысул» (җәдитчә) буенча алып барылган татар мәктәбендә, аннары рус-татар мәктәбендә укый.
1921 елның көзендә ул Бәләбәй өязе һәм Уфа губерниясе Советлар съездлары делегаты була[2].
1924–1926 елларда — Казан университетының, 1926–1928 елларда — Иркутск университетының, 1928–1930 елларда Мәскәү университетының юридик факультетында укый[1].
1932–1938 елларда Уфада Икътисад фәнни-тикшеренү институтында эшли; 1934 елдан институт директоры була[1]. 1938–1941 елларда Бөтенсоюз юридик институтының Казан филиалында гражданлык хокукы укыта һәм Татарстан АССР Югары Советы Президиумы каршындагы юридик бүлекне җитәкли[1].
1941 елда Эшче-крестьян Кызыл армиясенә чакырыла һәм алман әсирлегенә эләгә[3]. Берген-Бельзендагы совет хәрби әсирләре өчен оештырылган «Шталаг XI C (311)» лагеренда тотыла[3].
1942–1945 елларда алманнарның «Идел-Урал» нәшрияты хезмәткәре була[1]. Сугыштан соң Алманиядә яши[1].
1947–1953 елларда Татар-башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе була[1]. 1951–1969 елларда Мюнхенда СССРны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли[1].
Фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге
Әдәби иҗаты
Дәүләтшин алман әсирлеге һәм Берген-Бельзенда булуы турында истәлекләр калдырган. 2021 елда «Wallstein Verlag» нәшрияты әлеге мемуарларның алман телендәге «Von Kasan bis Bergen-Belsen: Erinnerungen eines sowjetischen Kriegsgefangenen 1941/42» басмасын «Bergen-Belsen — Berichte und Zeugnisse» сериясендә нәшер итә[3].
Фәнни хезмәтләре
Дәүләтшин рус, татар, алман, инглиз, төрек, гарәп, испан һәм француз телләрендә язылган 80 гә якын хезмәт авторы булып тора. Шулай ук татарча-алманча сүзлек төзегән[1].
Сайланма хезмәтләре
- «The Contemporary Economy of Tatarstan» // The East Turkic Review. — 1959. — № 2;
- «The Development of Tatar Education under the Soviet Regime» // The East Turkic Review. — 1960. — № 3;
- «The Political Status of the Tatar Autonomous Republic» // Studies on the Soviet Union. — 1961. — № 1[1].
- Дәүләтшин, Тамурбек Динмөхәммәт улы. Советский Татарстан = Soviet Tatarstan: Theory and practice of Lenin's nationality policy. — Лондон: Our Word, 1974. — 392 с.[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Давлетшин Тамурбек (Тамырбек) Динмухамметович (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Давлетшин Тамурбек. Советский Татарстан. — Казань: Жиен, 2005. — 485 с.
- ↑ 1 2 3 Von Kasan bis Bergen-Belsen: Erinnerungen eines sowjetischen Kriegsgefangenen 1941/42 (нем.). Wallstein Verlag. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Dawletschin, Tamurbek (нем.). Niedersächsische Bibliographie. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Д. Р. Зайнутдинов. Взгляд двух юристов на Советский Татарстан: Ш. Ш. Хафизов и Т. Д. Давлетшин (рус.). Эхо веков (26 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Давлетшин, Тамурбек Динмухаметович — Советский Татарстан (рус.). Дом русского зарубежья имени Александра Солженицына. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
Әдәбият
- Зәйнетдинов, Д. Р. Взгляд двух юристов на Советский Татарстан: Ш. Ш. Хафизов и Т. Д. Давлетшин. — Гасырлар авазы. — 2022.
- Дәүләтшин, Тамурбек Динмөхәммәт улы. Von Kasan bis Bergen-Belsen: Erinnerungen eines sowjetischen Kriegsgefangenen 1941/42 [алм.] / Aus dem Russischen übersetzt von David M. Drevs. — Göttingen: Wallstein Verlag, 2021. — Bd. 11. — (Bergen-Belsen — Berichte und Zeugnisse).
Сылтамалар
- Дәүләтшин Тамурбек (Тамырбек) Динмөхәммәт улы // Татар энциклопедиясе
- Дәүләтшин, Тамурбек Динмөхәммәт улы — Советский Татарстан // Александр Солженицын исемендәге Рус чит иле йорты
- Von Kasan bis Bergen-Belsen // Wallstein Verlag