Томбы
Томбы (атамасы татарча «елга тынды» дигән сүзтезмәдән чыккан, рус. Тумба) — Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.
Характеристика
Чуашстанның Ялчык районында башланып Апас районы Аюкөйдергән авылы аша уза, 3 кмдан Чирмешән елгасына кушыла. Елганың озынлыгы 11 км, бассейн мәйданы — 54 км².
Су реестры мәгълүматлары
Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Куйбышев сусаклыгычы Волжск участогы (Казаннан Зывызга кадәр). Елга бассейны — Идел елгасы (Куйбышев сусаклагычы үрге агымыннан Каспий диңгезенә кадәр).