Туамоту утраулары
Туамоту утраулары (фр. archipel des Tuamotu, таит. Tūāmotu mā) — Тын океандагы архипелаг, 78 мәрҗан утрау һәм рифлардан гыйбарәт. Француз Полинезиясе составында.
Мәйдан — 810 км². Иң эре утраулар: Рангироа һәм Факарава. Тропик пассатлы климат. Елга 1500–2000 мм явым төшә. Эре утрауларда панданус, баньян агачлары, вак утраулар куаклыклар белән капланган. Һинд чикләвеге пальмасы, икмәк агачы, банан плантацияләре бар. Балык тотыла, энҗе җыела. Баш шәһәр — Ротоава. Биосфера тыюлыгы бар.
Архипелагны 1606 елда португал диңгез сәяхәтчесе Педро Кирос кәшеф иткән.