Түшәм санау

Түшәм санау
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
3 — 4
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Түшәм санау — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе

Бу уен белән таныш булмаган бер баладан: «Җиң аша түшәм саный аласыңмы?» — дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: «Саный алам», — ди.

Шуннан соң аны идәнгә яткыралар да җиңен йөз тирәсенә туры китереп пәлтәсе белән ябалар һәм, ике куллап җиңне торба кебек итеп тотып, шуның аша түшәмне санарга кушалар. Ул чынлап торып түшәм санап азапланган арада, бер бала пәлтә җиңеннән су салып җибәрә. Шуннан соң түшәм санаучыдан: «Ничә булды соң түшәм?» — дип шаяртып көләләр.

Чыганаклар

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.