Уильям Шекспир иҗаты
Уильям Шекспирның әдәби мирасын ике өлешкә бүлеп була: драматик һәм шигъри әсәрләр. Беренче өлкәдә ул көндәшсез дип саналса, шигърият өлкәсенә ул зур игътибар бирмәгән.
Татар телендә
Уильям Шекспирның күп кенә пьесалары татар теленә тәрҗемә ителә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелә.
- Король Лир (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Антоний һәм Клеопатра (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Ромео һәм Джульетта (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Тискәрегә – авызлык (Зөлфәт тәрҗемәсе)
- Ричард III (Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе) – Ак һәм Ал гөлчәчәге сугышы
- Гамлет (Нәкый Исәнбәт тәрҗемәсе)
- Отелло (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Венеция сәүдәгәрләре (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Чамасына күрә чарасы (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Тылсымлы төн, яки җәйге төш (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)