Урал сасси

Урал сасси (тат. Урал тавышы) — 1989 елдан чуаш телендә чыгучы Башкортстан республикасы иҗтимагый-сәяси гәҗите.

Гәҗит 1989 елда «Совет Башкортстаны» гәҗитенә кушымта буларак нигезләнгән.[2] 1990 елда җөмһүрият гәҗите статусын алган.

Гәҗиттә Башкортстан чуашларының тормышы, аларның тарихы, чуаш телен яңадан торгызу, милли гореф-гадәтләрне саклау мәсьләләре яктыртыла.

Гәҗитнең оештыручылар булып Корылтай һәм Башкортстанның Министрлар Кабинеты булып торалар.

Искәрмәләр