Усть-Рахмановка (Краснослободский районы)

Валендур, Усть-Рахмановка (рус. Усть-Рахмановка) — Мордовиянең Краснослободск районына керүче татар авылы.

Усть-Рахмановка авылы күрше Атюрьево районында да бар, татарча исеме – Яңа Аллагол. Валендур авылын 16 гасырда темников татарлары нигезли. Авылда 1869 елда 168 йорт булган. 1894 ел 252 йортта 1751 кеше яшәгән, 3 мәчет, 3 мәктәп булган. 1931 елда 70 хуҗалык калган һәм 396 яшәүче. 1954 елга кадәр авыл советы идарәсе урнашкан. Әлеге вакытта 20 кеше теркәлгән, кешеләр яши торган йортлар саны - 2-3тән артмый.[2]

Валендур атамасы мукшы телендә "урманга чөй булып кергән" дигәнне анлата. Урысча атамасы биредәге елга Рахманкадан чыккан.

Күренекле кешеләр

Чыганаклар